Әбүзәр Айдамиров

Әбүзәр Абдулхаким улы Айдамиров (1929 елның 29 октябре[1]2005 елның 27 мае) — совет һәм чечен язучысы һәм шагыйре, Чечен әдәбиятының классигы. Чечен-Ингуш АССРның халык язучысы (1977), Чечня язучылар берлеге рәисе (2004—2005)[2][3].

Әбүзәр Айдамиров
Туган 29 октябрь 1933(1933-10-29)
Мескеты[d], Ножай-Юрт районы[d], СССР
Үлгән 27 май 2005(2005-05-27) (71 яшь)
Мескеты[d], Ножай-Юрт районы[d], Чечня, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт педагогика институты[d]
Һөнәре шагыйрь, язучы, прозачы

 Әбүзәр Айдамиров Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сөрген елларында кырчылык бригадасында хисапчы, мәктәп китапханәчесе, совхозның баш бухгалтеры урынбасары булып эшли. Чечен-Ингуш АССРын торгызганнан соң туган ягына әйләнеп кайта.

1957—1987 елларда туган авылында чечен теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1963 елда Чечен-Ингуш дәүләт педагогика институтының(рус.) тарих-филология факультетын тәмамлый. 1964 елда ССРБ язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. 1967—1969 елларда ССРБ язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969—1989 елларда Чечен-Ингуш АССР язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була. Күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә.

30 ел дәвамында Ножай-Юртау район Советы депутаты булып эшли. 1989—1993 елларда, Чечняда Джохар Дудаев хакимияткә килгәнче — РСФСР Югары Шурасы депутаты. 2004 елда, Чечня Республикасы язучылар берлегенең беренче съездында оешма рәисе итеп сайлана.

Иҗат үзгәртү

Әбүзәр Айдамировның беренче хикәясе 1957 елда басылып чыга.

1970 елларда иҗат ителгән Айдамиров шигырьләренә язылган җыр соңыннан Чечня Ичкерия Республикасы гимны буларак кулланыла. Айдар Айдамиров үзе Ичкерия режимы турында шактый тәнкыйть сүзләр белән чыккан[4].

Айдамиров XIX гасырның Кавказ сугышлары турында тарихи трилогия авторы: «Озак төннәр» «Тауларда яшен» һәм «Давыл». Романнар гарәп, төрек, француз һәм башка Аурупа телләренә тәрҗемә ителгән.

Айдамировның иң зур әсәре — «Озак төннәр» трилогиясенең беренче романы. 1972 елда роман дөнья күрә һәм озак вакытлар тыелып тора. Рус теленә ул 1996 елда гына тәрҗемә ителә, ә 1998 елда гарәп телендә чыга.

Истәлек үзгәртү

 
Грозныйдагы Әбүзәр Айдамиров урамы
  • 2006 елда Ә. Айдамировның әдәби-мемориаль музее ачыла[5].
  • 2008 елда Грозныйдагы Б. Хмельницкий урамы Ә. Айдамиров урамы дип үзгәртелә[6].
  • Айдамиров урамы Толстой-Юрт[7], Ишхой-Юрт[8], Джалка[9] һәм башка авылларда бар.
  • 2013 елның 30 октябрендә Ә. Айдамировның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның исеме Чечен Республикасы милли китапханәсенә бирелә[10].
  • «Кириллица сарае» мәдәни-тарихи комплексының язучылар аллеясында 2018 елның ноябрендә Әбүзәр Айдамировның бюсты урнаштырыла[11].

Библиография үзгәртү

 
Әбүзәр Айдамировның китаплары.
 
Ә. Айдамировның әдәби-мемориаль музее.

Бүләкләр үзгәртү

  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1981 елның 17 июне);
  • Халыклар Дуслыгы ордены (1991 елның 15 августы)[12];
  • Чечен-Ингушетиянең халык язучысы (1977);
  • «ССРБ мәгариф отличнигы» (1985);
  • Чечен дәүләт университетының мактаулы профессоры (1993);
  • Чечен Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1993);
  • «РСФСР мәгариф отличнигы» (1997);
  • «Чечен Республикасының халык укытучысы»;

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кусаев А. Писатели Чечни. — Грозный: ИПК Грозненский рабочий, 2011. — 720 с. — 11 000 экз. — ISBN 978-5-4314-0029-2.
  2. В Доме печати почтили память народного писателя ЧР А. Айдамирова
  3. История Союза писателей Чеченской Республики 2014 елның 22 октябрь көнендә архивланган.
  4. Законодательство по джихаду. Часть третья — Радио Свобода
  5. На пути увековечения памяти А.Айдамирова 2014 елның 26 август көнендә архивланган.
  6. Улица им. Б. Хмельницкого переименована в улицу имени Абузара Айдамирова. әлеге чыганактан 2017-11-14 архивланды. 2017-11-14 тикшерелгән.
  7. Почтовый индекс улица Айдамирова, с. Толстой-Юрт. index.kodifikant.ru. 2017-11-16 тикшерелгән.
  8. Улица Айдамирова на карте Ишхой-Юрта. mapbase.ru. әлеге чыганактан 2019-12-08 архивланды. 2017-11-16 тикшерелгән.
  9. Айдамирова улица в селе Джалка на карте. mapkarta.ru. 2017-11-16 тикшерелгән.
  10. Национальной библиотеке ЧР присвоено имя А. Айдамирова 2014 елның 29 июль көнендә архивланган.
  11. Бюст памятник Абузар Айдамирову
  12. «Ведомости Съезда народных депутатов СССР и Верховного Совета СССР», № 34 за 1991 год, ст. 976

Әдәбият үзгәртү

  • Муса Гешаев. Знаменитые чеченцы. — М.: Мусаиздат, 2006. — Т. 4. — С. 92-125. — 708 с. — 2000 экз.

Сылтамалар үзгәртү