Әбелфида (ноябрь 1273, Димәшкъ, Мәмлүк солтанаты[d], Мисыр[1] — 27 октябрь 1331 (Julian), Хәма[d], Сүрия[1]) — гарәп галиме. Мәмлүк солтаннарының Кече Азия яуларында (1301, 1315) катнаша һәм шул елларда үзенең мәшһүр тарихи әсәре «Әл-Мөхтәсәр фи тарих әл-бәшәр» («Кешелекнең кыскача тарихы»)ның төп өлешен яза. 1320 елда Хәма әмирлегенә (Сүрия) хаким итеп билгеләнә һәм Мәлик ал-Мөәйяд кушаматын ала. Астрономия, медицина, тарих, ботаника, география белән шөгыльләнгән. «Тәкъвим әл-бөлдан» («Дәүләтләр тәртибе», 1321) әсәренең беренче бүлегендә Җирнең бүленеше, экватор, җиде икълим (климат) турында языла, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм таулар тасвирлана. Икенче бүлегендә Җир мәмләкәтләре турында мәгълүматлар бирелә.

Әбелфида
Туган телдә исем гарәп. إسماعيل بن علي بن محمود بن مُحمَّد بن عُمر بن شاهنشاه الأيُّوبي
Туган ноябрь 1273
Димәшкъ, Мәмлүк солтанаты[d], Мисыр[1]
Үлгән 27 октябрь 1331 (57 яшь)
Хәма[d], Сүрия[1]
Һөнәре географ, тарихчы, йолдызбелгеч, йолдызсөйләмче, сәясәтче, хаким, язучы
Балалар Аль-Афдаль Мухаммад[d]
Фән өлкәсе: исламская философия[d], география һәм ислам тарихы[d]

 Әбелфида Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү