Һади Атласи

тарихчы, язучы

Һади Атласи (1876 ел, Чүпрәле районы, Иске Чәке авылы — 1938 ел) — тарихчы, язучы.

Һади Атласи
Туган телдә исем Һади Мифтахетдин улы Атласи
Туган 15 август 1876(1876-08-15)
Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы, Иске Чәке авылы
Үлгән 15 февраль 1938(1938-02-15) (61 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Эш урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре тарихчы, язучы
Сәяси фирка Хезмәт төркеме[d]
Җефет Хөсникамал Габделфәттах кызы
Ата-ана
  • Мифтахетдин мулла (әти)
  • Сәрвиҗамал (әни)

 Һади Атласи Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Аннары атаклы Буа мәдрәсәсенә укуын дәвам итә. Белемнәрен тирәнәйтү нияте белән Ырынбурның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә һәм аны 1908 елда тәмамлый. Аннары Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.

1903 елда Һади Атласины Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакыралар. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача. Диния нәзарәте каршында имтихан тотып имамлыкка указ ала.

1907 елда Һади Атласины Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.

19051910 елларда Һади Атласи зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбият өйрәнү өстендә эшли. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 19111914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли.

1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр.

1934 елда, Архангилдән Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килә. 1936 елда ул тагын кулга алына. 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр аңардан 16 допрос алганнар. 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.Яруллин, К. К. Туйкин, Ф. К. Туйкин, Б. Ф. Фаттахов, Г. А. Алтынбаев, К. Л. Исхаков, С. Ш. Уразманов, 3. Б. Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителгән.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

Хәтер үзгәртү

2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[2] белән Казанның Вахитов районындагы Кирпеч-Завод (рус. Кирпично-Заводская) урамы атамасы Һади Атласи урамы итеп үзгәртелә.

Гаиләсе үзгәртү

Атасы ― Мифтахетдин мулла, анасы ― Сәрвиҗамал.[3]
Хатыны Хөсникамал (? ― 1967, Калининград). Соңгы елларын Калиниградта табиб буллып эшләүче кызы Сылу тәрбиясендә яшәгән, 77 яшендә инсульттан үлгән. Җәсәде, Казанга кайтарылып, Татар зиратында җирләнгән.

  • кызы Сәлмә (Дунаева) (1907, Әлмәт2001, Казан), гаиләсе белән Казанда яшәгән, укытучы булып эшләгән. Ире Җиһанша Дунаев, Каменка туберкулез диспансерының баш табибы, Һ. Атласи өстеннән шымчылык иткән. Дунаевларның 4 баласы булган, икесе яшьли үлгән. Сәлмә Казанның Татар зиратында, ире кабере янәшәсендә җирләнгән.
  • улы Габделбәр Атласов (1911, Әлмәт1994, Мәскәү), Мәскәүдә югары белем алган химик. 1929 елда Төркиягә качканда, чик буенда тотылып, төрмәдә утырган. Хатыны рус милләтеннән, Габделбәрнең аннан бер кызы булган, нәселе руслашкан. Вафат булгач, Мәскәүдә крематорийда яндырып, көлен, тартма белән Казанга кайтарып, Казанның Татар зиратында әнисе кабере янында күмәләр.
  • кызы Сылу (1922, Бөгелмә2001, шунда ук), югары белемле табиб-терапевт. Ленинградта ординатура тәмамлаган, Үзбәкстанда, аннары Калининградта хастаханәдә эшләгән, Бердәнбер кызы Фәридә яшьли үлгән, нәселе калмаган. Сылу соңыннан Казанга, авырый башлагач, Бөгелмәгә күчеп кайткан, энесе Угыз гаиләсендә яшәгән. Бөгелмәдә вафат булган. Казанның Татар зиратында әнисе кабере янында җирләнгән.
  • улы Угыз Атласов (1927, Бөгелмә2003, шунда ук), Свердловскида югары белем алган инженер-механик. 1968 елда Бөгелмәдә Муфуаза исемле татар кызы белән гаилә корган. Угызның кызы Әлфия (1970) КДУ тәмамлаган югары белемле программист, Бөгелмәдә яши. Әлфиянең улы ― Әмир (2001). Угызның улы Һади (1980) Эгей университетын (Измир, Төркия) «журналист» белгечлеге буенча тәмамлаган, белгечлеге буенча эшләми. Казанда яши. Яшь Һади Атласовның хатыны Юлия (Кемерово өлкәсеннән телеут кызы), уллары Көнтимер, Угыз.[4]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://ru.openlist.wiki/Атласов_Гади_Мифтахутдинович_(1876)
  2. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005
  3. Мухаметдинова А. Х. Хади Атласи как историк 2017 елның 15 февраль көнендә архивланган.. Автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата исторических наук. — Казань: Казанский государственный университет, 2003.
  4. Ф. Бәйрәмова. Соңгы туранчы. «Казан утлары», 2016 ел, № 11. 173-174 бит.