Үт куыгы (vesica biliaris)  армутсыман формада әгъза (рәс. 1.15). Үтнең тупламасы булып тора.

Үт куыгы
Өлеш Ашкайнату системасы
Урынлашу корсак куышлыгы[d][1]
Кан килү куык артериясе[d]
Кан китү куык венасы[d]
Идентификаторлар
TA A05.8.02.001
FMA 7202
Үт куыгы
Сурәт
Әүвәлгесе foregut[d]
Анатомик урнашуы корсак куышлыгы[d][1]
Артериаль чыганак куык артериясе[d]
Веноз дренаж куык венасы[d]
Иннервирует целиакия ганглиев[d] һәм гизүче нерв[d]
Анатомик структурасының үсеше gall bladder development[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/gallbladder_2[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C12377
 Үт куыгы Викиҗыентыкта

·      Үт куыгының бавырның аскы кырыеннан аз гына чыгып торган киң өлеше үт куыгының төбе (fundus vesicae biliaris) дип атала.

·      Каршы яктагы тар оч үт куыгының муентыгы (collum vesicae biliaris) дип атала.

·      Куыкның төбе һәм муентыгы арасында урнашкан урта өлеше – үт куыгының гәүдәсе (corpus vesicae biliaris) дип атала.

·      Үт куыгының муентыгы куык юлы (ductus cysticus) булып дәвам итә.

·      Куык юлы һәм гомуми бавыр юлы гомуми үт юлына (ductus choledochus) тоташа. Юл 12 и.э. өске өлешенең артыннан аска төшеп, ашказаны асты бизе юлы белән тоташып, 12 и.э зур имчәгендә ачыла (төшмә өлешнең медиаль тышчасында). Юлның ахыргы өлеше (ашказаны асты бизе юлы белән тоташканнан соң) киңәйгән, һәм бавыр-ашказаны асты ампуласы (ampulla hepatopancreatica) дип атала.

·      Корсак ярысы үт куыгының аскы өслеген генә каплый. Үт куыгының төбе корсакның алгы тышчасына, корсакның сул туры мускулының тышкы кырые һәм сул кабырга дугасы арасындагы почмак өлкәсенә яндаш булып тора.

Үт куыгының һәм юлларның тышчасы

·      Лайлалы катлау

o  Лайлалы тышчаның җыерчыкларын (plicae mucosae) ясый.

o  Куык юлында һәм муентыкта җыерчыклар бормалы урнашкан һәм бормалы җыерча (plica spiralis) ясый.

o  Гомуми үт юлының лайласында гомуми үт юлы бизләре (glandulae ductus choledochi) бар.

·      Мускуллы катлау

o  Гомуми үт юлының әйләнмә катламның мускуллы катлавы 12 и.э. кушылган урынында калынрак, ул гомуми үт юлының сфинктерын (m. sphincter ductus choledochi) ясый, сфинктер үтнең эчәклеккә агуын көйли.

o  Ампула  янында шулай ук сфинктер бар – ампула сфинктеры (m. sphincter ampullae).

·      Сүл асты нигезе.

·      Сүлле катлау.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.