Үтә зур йолдыз (ингл. supergiant) — иң массалы йолдызлардан берсе. Аеруча якты үтә зур йолдызлар гадәттән тыш зур йолдызлар дип исәпләнәләр.

Үтә зур йолдызның массасы Кояшныкы 10–70 массасына тигез, ә яктыртучанлыгы — 30 000 дән йөзләрчә меңгә кадәр. Радиуслар исә Кояшныкы 30 дан 500 гә кадәр, кайвакыт 1000 дән артык булалар. Стефан–Больцман кануны буенча кызыл үтә зур йолдызларның чагыштырма салкын өслекләре кайнар күк үтә зур йолдыздан энергияне күпкә кимрәк чыгаралар. Шуңа күрә бертигез яктыртучанлык булганда кызыл үтә зур йолдызның зурлыгы һәрвакыт күк үтә зур йолдызныкыдан артыграк була.

Бик зур массалы булуы сәбәпле бу йолдызларның тормыш озаклыгы йолдызлар өчен кыска — 30 дан йөзләрчәгә кадәр млн. ел тәшкил итә. Күбесенчә йолдызлар барлыкка килү өлкәләрендә күзәтәләр.