Үрмәкүч-кеше (фильм, 2002)

2002 елның фильмы

Үрмәкүч-кеше (ингл. Spider-Man) — 2002 нче елда шул ук исемдәге Marvel Comics персонажына нигезләнеп чыккан супергерой фильмы. Фильм генетик яктан үзгәртелгән үрмәкүч тешләгәннән соң үзенә үрмәкүч көчен алган яшүсмер гений Питер Паркер турында бара.

Үрмәкүч-кеше
ингл. Spider-Man
Жанр фәнни-фантастик фильм[d], dramatik film[d], олыгаю тарихы[d] һәм супербатырлар турындагы фильм[d]
Режиссёр Сэм Рэйми[d]
Продюсер Лора Зискин[d]
Йен Брайс[d]
Сценаричы Дэвид Кепп[d]
Скотт Розенберг[d]
Элвин Сарджент[d]
Баш ролләрдә Җоу Манганиелло
Стән Ли
Оператор Дон Бёрджесс[d]
Монтажчы Артур Коберн[d] һәм Боб Муравски[d]
Көйязар Дэнни Элфмен[d]
Киноширкәт Җитештерү:
Columbia Pictures[d] һәм Marvel Entertainment[d]
Дистрибьюция:
InterCom[d], Columbia Pictures[d], Netflix һәм Sony Pictures Releasing[d]
Озынлык 121 минут
Бюджет 139 000 000 $[1]
Җыемнар 825 025 036 $[2]
Ил  АКШ
Тел инглиз теле
Дөнья күрү 3 май 2002 (Канада), 5 май 2002 (Греция), 17 май 2002 (Уругвай), 16 май 2002 (Аргентина), 10 май 2002 (Көньяк Африка Җөмһүрияте), 23 июнь 2002 (Швеция), 6 июнь 2002[3] (Алмания), 12 июнь 2002 (Франция),
IMDb ID 0145487
Рәсми сайт(ингл.)

Фильм Лос-Анджелеста һәм Нью-Йоркта 2001 елның 8 гыйнварыннан 30 июненә кадәр төшерелә. «Үрмәкүч-кеше»нең дөньякүләм премьерасы 2002 елның 30 апрелендә Филиппинда була, ә Кушма Штатлар территориясендә фильм 2002 елның 3 маенда чыга. Ул тәнкыйтьчеләр тануын ала һәм касса уңышына ия була. «Үрмәкүч-кеше», беренче атнада 100 млн $ тамгасыннан узып, дебют ялларында иң зур җыеннар җыйган беренче фильм була һәм үз вакыты өчен комиксларга нигезләнеп төшерелгән иң уңышлы фильм дип таныла.

Фильм 75 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы визуаль эффектлар һәм иң яхшы тавыш категорияләрендә номинацияләнә. Фильм уңышлы булганга, Columbia Pictures һәм Marvel ике сиквел чыгаралар: 2004 елда «Үрмәкүч-кеше 2» һәм 2007 елда «Үрмәкүч-кеше 3».

Эчтәлек үзгәртү

Фәнни экскурсиядә югары класс укучысы Питер Паркер иң якын дусты Һарри Озборн һәм гашыйк булган Мэри Джейн Уотсон белән Колумбия университетының фәнни бүлегенә бара. Монда аны генетик яктан үзгәртелгән «супер-үрмәкүч» тешли, һәм ул, өенә кайткач, авырып киткән сыман була. Шул ук вакытта Һарринең галим әтисе Норман Озборн, Оскорп хуҗасы, үзенә мөһим хәрби контракт булдырырга тырыша. Бер шикле тест аркасында финанслаудан мәхрүм калырга куркып, ул кеше эшчәнлеген арттыручыларны үз өстендә сыный һәм, акылдан язып, Доктор Строммны, ярдәмчесен, үтерә.

Икенче иртә белән Питер яхшы күрә башлаганын һәм мускуллары үскәнен күрә. Мәктәптә ул тәненең пәрәвез ясый алганын ачыклый, һәм сизгер рефлекслары ярдәмендә хулиган Флэш Томпсон белән бәрелештән исән-сау чыга. Питер үзендә кешенекеннән күпкә зуррак көч белән тизлек, өслеккә ябыша алу һәм куркыныч барлыгын белү сәләтен таба.

Бен абыйсының «Зур көч белән зур җаваплылык килә» дигән искәртүенә колак асмыйча, Питер, машина алып, Мэри Джейнны шаккаттырырга тели. Моңа акча эшләү өчен, ул кагыйдәләрсез һәвәскәр сугышларга языла һәм көрәштә җиңә, тик аны алдыйлар — 3000 $ урынына бары тик 100 не генә түлиләр. Карак оештыручыларны талаганда, үч алырга теләп, Питер аңа качарга ирек бирә. Соңрак Бен абыйның машинасы урланган, ә ул үзе үтерелгән икәне ачыклана. Питер урлаучы артыннан куа һәм, тоткач, аның ул үзе җибәргән карак икәнен күрә. Коралсызландырылганнан соң карак качарга тели, тик, абынып, тәрәзәдән килеп төшә. Шул ук вакытта юләрләнгән Норман Квест Аэроспейсның, Оскорп көндәшенең, хәрби тәҗрибәсен бүлә һәм андагы кешеләрне үтерә.

Чыгарылыштан соң Питер үзенең сәләтләрен Үрмәкүч-кеше йөзеннән җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә куллана башлый. Ул, үзе генә Үрмәкүч-кешене фотога ачык итеп төшерә алганга күрә, үзенә «Дэйли Бьюгл» газетының нәшире Дж. Дж. Джеймсонда акча эшләү ысулын таба.

Норман, Оскорп директорлар советы Квестка компанияне сатарга җыенганын белгәч, Бөтендөнья бердәмлек фестивалендә аларны юк итә. Джеймсон яшертен үтерүчене «Яшел Гоблин» дип атый. Норман (Яшел Гоблин буларак) Үрмәкүч-кешене урлый һәм үзенең ягына кушылырга өнди. Соңрак ул аны янган йортка алдап китерә һәм, Питердан тискәре җавап алгач, аның белән сугыша башлый. Бәрелеш вакытында Питер җәрәхәтләнә, ләкин качып кала.

Шөкер итү көненә Питерның Мэй апасы Мэри Джейн, Һарри һәм Норманны чакырган. Өстәл артында утырганда Норман яраны күрә һәм Питерның кем икәнен аңлый. Киткәннән соң күп вакыт үтми, Норман Мэйга һөҗүм итә.

Мэри Джейн аны кат-кат коткарган Үрмәкүч-кешегә гашыйк булганын әйтеп бирә, һәм Питердан Үрмәкүч-кешенең аны искә алганы булмадымы икәнен кызыксына. Мэри Джейнның егете, Һарри, хастаханәгә килә һәм, дусты белән кулга-кул тотынышып утырган кызын күргәч, аны Питерны ярата дип уйлый. Рухы төшкән Һарри атасына Питерның Мэри Джейнны яратканын әйтә һәм, үзе белмәстән, Үрмәкүч-кешенең иң зур җитешсезлеген күрсәтеп бирә.

Норман бер кулында Мэри Джейнны, икенчесендә вагон тулы балаларны тотып, Үрмәкүч-кешегә кайсысын саклап калырга, кайсысын үлемгә дучар итәргә икәнен сайларга куша. Үрмәкүч-кеше ягына баскан шәһәр халкы Норманнан көлгән арада Питер сөйгән ярын да, балаларны да коткарып кала. Шуннан соң Норман, Питерны эләктереп, аны ташландык йортка тотып ата һәм рәхимсез рәвештә кыйный. Ләкин ул Мэри Джейнны аннары ничек үтерәчәге белән мактана башлагач, ярсулы Питер аны җиңеп чыга.

Кыйналуны туктату өчен, Норман үзен фаш итә. Ул гафу үтенә һәм шул ук вакытта, дошманын чәнчү өчен, глайдерын төзи. Үрмәкүч сизгерлеге белән искәртелеп, Питер һөҗүмнән качып кала, һәм глайдер Норманның үзенә кадала. Үлер алдыннан ул Питерга үзенең кем булганын Һаррига әйтмәскә кушып калдыра. Питер аның тәнен кире өенә кайтарып куя, һәм шул вакытта Һарри аны әтисенең гәүдәсе янында күрә. Атарга җыенып, Һарри пистолет ала, әмма Питер инде киткән.

Әтисен күмгәндә Һарри атасының үлемендә гаепле дип санаган Үрмәкүч-кешедән үч алырга ант итә һәм Питер — аның бердәнбер туганы ди. Мэри Джейн үзенең Питерга мәхәббәтен белдерә. Питер аны үзенең дошманнарының кирәксез игътибарыннан сакларга тиешлеген сизә, шуңа үзенең чын хисләрен яшерә һәм Мэри Джейнга аларның бары тик дуслар гына була алуын әйтә. Зираттан киткәндә Питер Бен абыйсының сүзләрен искә төшерә һәм Үрмәкүч-кеше буларак үзенең яңа җаваплылыган кабул итә.

Рольләрдә үзгәртү

«Мин үземне ят кеше итеп хис итә идем. Уйлавымча, кешеләрне күзәтеп, алар турында беренче фикер төзәргә, һәм аларга ышана аламмы, юкмы икәнен билгеләргә булыша торган үзенә күрә бер урам тойгысын миңа үзем белән булган әйберләр барлыкка китерткән. Мин Калифорния яр буендагы күпчелек мәктәпләрдә укыдым, берничә дус таптым, абый, апа, әби-бабайларым белән тордым, һәм шул ук вакытта әти-әнием үзләренә көчкә акча җиткерә иде. Авыр булды. Без дә акча юк иде».
— Тоби Магуайр үзенең Питер Паркер белән тиңләшүе турында.[1]
 
Тоби Магуайр
Акыллы һәм талантлы, ләкин социумнан оялучан студент-фотограф, генетик яктан үзгәртелгән үрмәкүч тешләгәннән соң үзенә чиктән тыш көчләр алып, аларны Үрмәкүч-кеше йөзеннән җинаятьчелек белән көрәшер өчен куллана. Сэм Рэйми өчен «The Cider House Rules» фильмыннан соң төп вариант булып торган Магуайр бу рольгә 2000 елның июлендә сайлана. Студия «адреналин бәреп торучы титан»нар рәтенә кермәгән кешене алуда башта шикләнә, тик Магуайрның тыңлау вакытында студия җитәкчелегенә тәэсир итү килеп чыга. Ул якынча 3 – 4 млн доллар тәшкил иткән һәм киләсе ике сиквелда зуррак хезмәт хакын күздә тоткан гонорарга кул куя. Физик халәтен яхшыртыр өчен, Магуайр берничә ай буе физик тренер, йога буенча инструктор, хәрби сәнгать буенча эксперт һәм кыя тауга менү буенча эксперт белән шөгыльләнгән. Шулай ук ул үрмәкүчләрне өйрәнгән, үрмәкүчсыман хәрәкәтләрне имитацияләр өчен канатта йөрүче белән эшләгән һәм махсус диетада утырган.
 
Кирстен Данст
Питер Паркер 6 яшендә үк гашыйк булган кыз. Мэри Джейнның әтисе шәфкатьсез, ә ул актриса булырга хыяллана, ләкин кечкенә кафеда официант булып урнаша һәм моны үзенең егете Һарридан яшерә. Магуайрның сайланганын белгәч, фильмның мөстәкыйльрәк буласын сизенеп, Данст тыңлауга киләсе итә. Ул рольгә төшерүләр башланырга бер ай кала сайланган.
 
Уиллем Дефо
Галим, инженер, миллиардер, Oscorp'ка нигез салучы һәм аның генераль директоры, үз өстендә әзер булмаган кеше эшчәнлеген арттыручыларны сынап караганнан соң акылдан яза һәм усал Яшел Гоблинга әверелә. Үрмәкүч-кешенең чын шәхесен белмичә, үзен Паркерның атасы буларак күрә, һәм шул ук вакытта үз улын, Һаррины, игътибарсыз калдыра. Дефо бу рольгә 2000 елның ноябрендә сайлана. Ул үзенә җайсыз костюмны киертү өстендә тора, чөнки каскадёрның кирәкле тән телен күрсәтә алмаганын сизенә. 580 детальдән торган костюм, Дефо ярты сәгатьләп киенгән.
 
Джеймс Франко
Студент, Питер Паркерның иң якын дусты һәм фатир буенча күршесе, Норман улы. Бу рольгә сайланыр алдыннан Франко үзе дә Үрмәкүч-кеше ролен алырга тырышкан.
Мэй Паркерның ире һәм Питер Паркерның абыйсы, эштән куылган һәм яңаны эзләүче электрик. Питер туктатмаган машина урлаучы тарафыннан үтерелә һәм Питерны гомерлек фикер белән калдыра: «Зур көч белән зур җаваплылык килә».
Бен Паркерның хатыны һәм Питер Паркерның апасы. Мэри Джейн Уотсон белән Питер арасында булган мәхәббәтне хуплый.
Үрмәкүч-кешене җинаятьче дип санаган «Daily Bugle» идарәчесе. Масканы җинаятьчеләр генә кия, дип уйлый. Тик аның яхшы ягы да бар: Паркерга бер ни тиеш булмаса да, Яшел Гоблин һөҗүме вакытында фотографның кем икәнен әйтми.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.

Шулай ук карагыз үзгәртү