Үпкә артериясе эмболиясе

Үпкә артериясе һәм аның тармаклары еш кына эмболия (кан тамырының чит матдәләр белән томалануы) барлыкка килү урыны булып тора. Кан тромбларыннан ясалган, һава, май, бик сирәк кенә паразит, тукыма эмболияләре очрый. Болар арасында кан тромбы эмболиясе аеруча игътибарга лаек.

Үпкә артериясе эмболиясе
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология, канбелем һәм пульмонология[d]
Симптомнар Hampton hump[d] һәм Westermark sign[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Варфарин[d][1][2], anisindione[d][1], phenprocoumon[d][1], urokinase[d][1], Далтепарин натрия[d][1][2], Папаверин[d][1], tinzaparin[d][1], Стрептокиназа[d][1], anistreplase[d][1], Дикумарин[d][1], апиксабан[d][2], macitentan[d][2], Фондапаринукс[d][2], edoxaban[d][2], dabigatran etexilate[d][2], ривароксабан[d][2], альтеплаза[d][2], edoxaban[d][3] һәм Гепарин[d][4]
ICD-9-CM 415.19[5]
ICPC 2 идентификаторы K93
NCI Thesaurus идентификаторы C50713[6]
 Үпкә артериясе эмболиясе Викиҗыентыкта

Үпкә артериясе эмболиясе—куркыныч авыру, ул еш кына үлемгә китерә.

Эмболия шактый еш очрый. Ул хирургик операцияләрдән соң (аппендицит, холецистит, күкрәк читлеге, корсак куышлыгы әгъзаларына ясалган опе­ рацияләр, гинекологик авырулар, травмаларга бәйле операцияләр), яман шешләр, атеросклероз, гипертония, тромбофлебит кебек авырулардан соң күзәтелә. Очлык веналарының тромбозы, оча һәм корсак куышлыгы, уң йөрәк куышлыгы (ревмокардит һәм миокард инфаркты булганда) тромблары эмболия чыганагы булып тора.

Үпкә артериясе баганасы, артериянең төп тармагы һәм уртача, вак тармак эмболияләрен аерып карыйлар.

Үпкә артериясе баганасы һәм үпкә артериясенең зур тармагында барлыкка килгән эмболия кисәк кенә, яшен тизлегендә була, авыруларга һава җитми, кайвакыт авыру кычкырырга да өлгермичә вафат була.

Әгәр үпкә артериясе бөтенләй томаланмаса, авыру берничә сәгатьтән яки көннән үлергә мөмкин. Бу очракта аңа суларга һава җитми, ул күкрәк сөяге артында, йөрәгендә бик көчле авырту сизә. Авыруның йөзе агарып . чыгып, тәне салкын тир белән каплана, ул коса башлый, аның бит һәм очлык мускулларын көзән җыера. Кайвакыт аңы югала, бераздан бу халәт сырхауны комага китерә, аның сулыш алу рефлекслары бозыла. Үпкә артериясенең уртача һәм вак тармаклары эмболиясе авыруларның күкрәк һәм йөрәк өлкәсендә көчле авырту, тын бетү, йөрәк кагу, коры йөткерү, тирләү кебек симптомнар белән характерлана. Авыру тынычсызлана, йөзендә курку чагыла. Еш сулый, битләре күгәреп чыга. Пульс 120-130 га кадәр җитә. Температура 37,5-38 градуска кадәр күтәрелә. ? Кайбер шартларда үпкә артериясенең уртача һәм вак тармаклары эмболиясе үпкә инфарктына китерә. Югарыда күрсәтелгән симптомнардан кала, үпкә инфаркты кан төкерү белән характерлана. Бар вакытта булмаска да мөмкин. Аерым очракларда ул тиренең һәм күз алмасы тышкы катлавының саргаюына китерергә мөмкин. Күкрәк читлеген рентген белән тикшергәндә инфаркт булган өлеш өчпочмак формасында каралып күренә. Кайвакыт кү­ ләгә түгәрәк формада була. Үпкә инфаркты пневмония, серозлы яки үпкә пәрдәсенең канлы ялкынсынуы, сирәгрәк перикардит, ә көчсезләнгән авы­ руларны үпкә абсцессы яки гангренасы кебек катлаулануга китерергә мөмкин.

Диагноз авыруның кискен башланып китүен искә алып, махсус тикшерү­ләр — рентген, ЭКГ, ЭхоКГ, УЗИ, сцинтиграфия, ангиопульмонография һәм анамнез нигезендә куела.

Дәвалауда кислород, гепарин һәм башка антикоагулянтлар кулланыла.

Соңгы елларда, кан басымы түбән булмаганда, гепарин белән фибринолитик препарат — стрептокиназа кулланыла башлады. Үпкә артериясенең тромбоэмболиясе булганда, 1 сәгатьтән соң кан басымы терекөмеш баганасының 90 мм дан түбән, сидек бүленеп чыгу сәгатенә 20 мл дан аз булса, операция ясау күздә тотыла.

Үпкә эмболиясенең профилактикасы. Тромб ясалып, эмболиягә китерүче чыганакларны (аскы очлыклар тромбофлебиты) вакытында дәвалау, операция кичергән авыруларга, йөрәк-кан тамыры авырулары булган сырхауларга, тромбоэмболия булмасын өчен, үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү.

Искәрмәләр үзгәртү