Үлемсез полк - Россиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнар башка илләрендә Җиңү көненә багышланган уза торган чара. Чараның катнашучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар фотосурәтләрен күтәреп баралар.

"Үлемсез полк" чарасы, Мәскәү, 2015
"Үлемсез полк" чарасы, Мәскәү, 2015
"Үлемсез полк" чарасында Владимир Путин катнаша, Мәскәү, 2015
"Үлемсез полк" чарасы, Мәскәү, 2015

"Үлемсез полк" чарасында һәрбер кеше катнаша ала, ирекле рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар турында хәтерне саклау максатыннан уздырыла.

Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы Тум шәһәрендә 2012 елда уза.

2013 елда чара Россиянең 120 шәһәрендә уза, 2014 елда - 500 шәһәрдә 7 илдә.

2015 елда "Үлемсез полк" чарасы 15 илдә уза, Мәскәүдә чарада 500 мең артык кеше катнаша, бөтен Россиядә 15 миллион чамалап кеше катнаша.

2015 елда Татарстан Җөмһүриятендә 50 мең артык кеше "Үлемсез полк" чарасында катнашты, шул исәптән 35 мең укучы һәм студент[1].

2015 елда "Үлемсез полк" чарасы Австрия, Азәрбайҗан, Беларус, Алмания, Израил, Ирландия, Казакъстан, Кыргызстан, Монголия, Норвегия, АКШ, Украина илләрендә, ДХҖ һәм ЛХҖ танылмаган дәүләтләрендә узды.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/426781.htm 2016 елның 4 март көнендә архивланган.