Урта гасырлар үзбәк әдәбияты үзгәртү

Үзбәк кабиләсе Урта Азия җирлегенә XV-XVI гасырларда килеп керә һәм андагы халыкларга үзенең исемен бирә. Урта гасырлар чорында үзбәкләр әдәбияты ваграк формалардан торган. Латифа (анекдотлар) циклы, Хуҗа Насретдин турындагы әкиятләр иң танылган формалар саналган. Алар эчтәлек ягыннан төрле булсалар да, характерлары һәм жанр ягыннан байлардан, руханилардан ачы көлүне (сатира) чагылдырганнар. Ләкин үзбәк әдәбиятының җитдирәк тә булуын дастан формасы раслаган. Мәсәлән, «Алпамыш» эпосы (аның 80 меңләп сюжеты язма формада сакланган), «Күр углы» (40 лап сюжет), «Йосыф һәм Әхмәт» исемендәге (фантастик эчтәлекле) повестьлар шундыйлар рәтеннән. Беренче үзбәк әдәбияты үрнәкләре, кагыйдә буларак, гарәп, иран һәм таҗик чыганакларына ияреп язылганнар. Төрки телләрдә язылган текстлар шулай ук ишәя бара.

Урта гасырларда үзбәк әдәбияты төрки халыклар арасында әйдәп баручыга әверелә. XIV-XV гасырларда төрки әдәбиятлардан үзбәк әдәбияты зур үсеш кичерә. Аларда Дурбәк һәм Алишер Нәваи кебек зур шагыйрьләр мәйданга чыга. Үзбәк шигърияте күп төрле яңа формаларга (лирик һәм эпик поэзия, элегик шигырьләр, дастаннар, мемуарлар жанры һ. б.) байый. Үзбәк әдәбиятында дөньяви тормыш тематикасына язылган әсәрләр, кайнар мәхәббәт темасы (Дурбәкнең «Йосыф һәм Зөләйха» әсәре) күтәрелә һәм ул Лотфи тарафыннан дәвам иттерелә («Гөлһәм Нәүрүз» поэмасы).

 
Алишер Нәваиның диван шигырьләре җыентыгыннан рәсем.

XIV гасыр азагында үзбәкләрдә ике зур шагыйрьнең исеме киң таныла. Шуларның берсе — Җами (1414—1492), икенчесе — атаклы Алишер Нәваи (1441—1501). Нәваи бик зур иҗади мирас калдыра. Башта ук ул үзен 4 шигъри җыентык (диван) («Балалык могҗизалары», «Яшьлек хисләре», «Урта яшьтәгеләрнең кызыклы вакыйгалары», «Картлык нәсихәтләре») белән таныта. Андагы шигырьләр төрле жанрларны (касыйдә, газәл, рубаи һ. б.) файдаланып язылган. Нәваи, Низами белән бәхәскә кереп, аның «Хәмсә» исемендәге әсәренә «җавап язу» максаты белән зур поэма иҗат итә. Әсәр беренче мәртәбә дип әйтергә була төрки телдә иҗат ителә. Алишер Нәваи әдәби әсәрләр язып кына калмый, ул үзбәкләрдә тәнкыйди әдәбият тудыручы, шулай ук теоретик булып та таныла. Үзенең «Нәзакәтлеләр җыелмасы» һәм «Шигырь үлчәме» дигән хезмәтләрендә нәфасәт һәм әдәбият теорияләре проблемаларын күтәрә, шигырь төзелеше хакында тирән фикерләр белдерә. Гомумән, Алишер Нәваи үзбәк әдәбиятының иң олуг шәхесләреннән санала. Нәваидан соңгы чорлар (XVI һәм ары гасырлар) тематик һәм эчтәлек белән форма ягыннан шактый чуар була. Анда лирика да, шул ук вакытта суфыйчылык идеяләре, дәүләт башында торучы хакимнәргә юнәлтелгән мәдхияләр дә, маҗаралы әкиятләр дә күбәеп китә. Шушы чорда гарәпләрдән кергән «Мең дә бер кичә» исемендәге маҗаралы әкият тә төрки телгә яраклаштырылып тәрҗемә ителгән була һ.б.

Китап сәнгате үзгәртү

Аксак Тимер белән Олугбәк (үзбәк астрономы һәм математигы, 1394—1449) чорында китаплар миниатюрасы барлыкка килә. Шул ук чорда нечкә һәм бай бизәкләрдән торган тукымалар, бизәкле чигү, сырланган савыт-саба, ювелир әйберләре һәм бизәкле сугыш кораллары эшләнә башлый. XVI— XVII гасырларда каллиграфия сәнгате чәчәк ата. Бу һөнәр бигрәк тә Бохараның миниатюралар мәктәбенә хас булган.

Чыганаклар үзгәртү