Үвәйс әл-Карани, Үвәйс ибн Әмир ибн Җүз ибн Мәлик ибн Әмр әл-Муради әл-Карани, татарларда Вәйс әл-Карани, Вәйсел-Карани (гарәп. أويس القاراني‎, 594 ел, Йәмән, Морат әл-Каран — 657 ел, Сүрия) — мөселман әүлиясе, табигыйн, суфичылык хәрәкәтендә күпсанлы тәрәкыятьләрнең башы булган үвәйсилеккә нигез салучы.

Үвәйс әл-Карани
Туган телдә исем гарәп. أويس بن عامر بن جزء بن مالك بن عمرو
Туган 594(0594)
Йәмән, Морат әл-Каран авылы
Үлгән 657(0657)
Сүрия, Софа авылы
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Күмү урыны Q3960268?, Är-Raqqa һәм Сүрия
Милләт Йәмән гарәбе
Ватандашлыгы Рәшидия хәлифәте[d]
Һөнәре табигыйн, әүлия
Ата-ана
  • Әмир (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Сиффинская битва[d]

 Үвәйс әл-Карани Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Үвәйс әл-Карани төрбәсе (Төркия, Сиирт, Байкан)

594 елда Йәмәндә Каран (Морат әл-Каран) авылында Каһтан кабиләсеннән чыккан Каранугыллары (Бени Каран) гаиләсендә туган (шул авылга нисбәтле Карани дигән тәхәллүс алган). Гаиләсе фәкыйрьлектә яши, тирә-якта мәҗүсилек хөкем сөрә, кешеләр таш сыннарга — потларга табына. Әтисе Әмир (вариантлар: Әнис, әл-Халис) улы кечкенә вакытта ук үлеп китә. Әнисе фалиҗ авыруы белән авырып, урын өстенә егыла. Үвәйскә белем алу өчен бернинди мөмкинлек тә булмый. Кече яшьтән авылдашларының дөяләрен көтәргә яллана. Сыннарга табынудан баш тарткан өчен авылдашлары белән арасы бозыла. Авылда аны «дивана» дип атыйлар. Үвәйс үз эченә бикләнә, дөресрәге, табигатькә китә: көннәр буе далада-чүлдә көтү көтә, дөяләр, кошлар, агачлар, үлән-чәчәкләр, җил белән, төнлә күк һәм йолдызлар белән сөйләшә, аларны аңларга омтыла. Табигатьне күзәтү, дөньяның ничек барлыкка килүе турында уйланулар аны ут, җир-су, кешеләр, хайваннар, бөҗәкләр ниндидер таш сыннар тарафыннан түгел, ә бөек көч — Тәңре, Аллаһ тарафыннан яратылган дигән фикергә китерә. Аллаһ, аның фикеренчә, әллә ничә түгел, ул Бер генә, Ул мәңге булган һәм булачак. Ул шул кадәр көчле, кодрәтле, Җир йөзендәге тау-ташлардан алып җир астындагы кортларга кадәр хасил иткән. Кешеләр дә Аның балалары, тик алар әле шул кадәр томана, үз куллары белән ясаган таш аллаларына багынып, чын Аллаһның кайда икәненә төшенә алмыйлар. Авыл халкы Үвәйсне көннән-көн чит итә, диваналыгы дөяләргә күчәр дип, аңа көтүне дә тапшырмаска карар итәләр. Кешеләр аның сәерлегеннән, алдан күрүчәнлегеннән, онытылып, сәҗдәдә утыруыннан куркалар. Үвәйс аларга рәнҗеми, аның ышануынча, кешеләр — Аллаһ тарафыннан яратылган затлар, аларга үпкәләү Аллаһка үпкәләү булыр иде.

Ислам үзгәртү

Мөхәммәд пәйгамбәр үзенә Аллаһ тарафыннан билгеләнгән бөек эшне — ислам динен халыкларга тарату эшен башлап җибәрә. Ислам нуры Каран авылына да килеп җитә. Кешеләр хаҗга, Мөхәммәд пәйгамбәр фатихасын алырга йөри башлыйлар. Үвәйснең дә Мөхәммәд пәйгамбәрне исән вакытта барып күрәсе килә, ләкин ул авыру әнисен ташлап китә алмый. Әнисеннән рөхсәт алып, Мәдинәгә бара, ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр сәфәрдә булуы сәбәпле, алар очраша алмый. Үвәйснең килгәнен хатыны Гайшәдән ишеткән пәйгамбәр очраша алмауларына борчыла, якыннары Гали белән Гомәргә үзе үлгәннән соң чапанын Үвәйскә тапшырырыга куша.

Исән-сау әнисе янына кайтып җиткән Үвәйс көтү көтүен, бер Аллаһына табынуын дәвам итә. Гали белән Гомәр аңа пәйгамбәрнең әманәтен-хирканы (чапанны) тапшыргач[1], авылдашларының Вәйс әл-Каранига мөнәсәбәтләре үзгәрә. Дан-шөһрәттән качып, ул Куфә якларына китә, дәрвишлеген дәвам иттерә. Үлгән елы күп китапларда 657 ел дип күрсәтелә, үлеме хакында мәгълүматлар каршылыклы: кайбер авторлар аны Азәрбайҗанга сәяхәтеннән чирләп кайтып, үз илендә үлгән, дип язалар, икенчеләре (мәсәлән, Ибн Баттута) хәзрәти Гали заманында Сыйффыйн сугышында (ru) һәлак булган, диләр.

Үвәйсилек үзгәртү

Аңа бик күп кешеләр дус, иптәш, шәкерт булырга телиләр, ләкин Үвәйс һәрвакыт баш тарта. Чөнки аның бердәнбер дусты, бердәнбер сөеклесе Аллаһ үзе була. Аның фикеренчә, Аллаһка юлны кешеләр бернинди җитәкчесез, үзләре табарга тиеш, һәркем үзен-үзе Аңа лаеклы итеп тәрбияләргә тиеш. Бу принцип Вәйс әл-Карани үлгәннән соң туган суфичылык хәрәкәте – «үвәйсилек»нең дә төп принцибын тәшкил итә.

Тәрикатьләр үзгәртү

 
Вәйс әл-Карани мавзолее.
Үзбәкстан (Нәмәнгән өлкәсе, Чатрак)

Вәйс әл-Карани бик күп суфилар өчен идеал (камиллек үрнәге) булган. Аның юлыннан китеп, камиллеккә ирешкән, үз тәрикатьләрен төзегән мөтәсауыфлар:

  • Ибраһим бине Әдһәм (874/75 - ?) — Бәлех солтаны. Тәхетеннән һәм таҗыннан баш тартып, Аллаһ юлына баш куйган бөек каһарман.
  • Шәйх Әбелхәсән Харкани (Харакани, ?-1034)
  • Баязид Бистами (?-874)
  • Әбелкасыйм Җурҗани (Гүргани, ?-1076)
  • Шәйх Нәҗметдин Көбра (?-1221) — «кубрания» тәрикатенә нигез салучы. Монгол яуларында шәһит киткән.
  • Мөхәммәт Баһаветдин Нәкышбәнди (?-1389) — «нәкышбәндия» тәрикатен коручы һ.б.

Вәйс әл-Караниның дини культына табыну Урта Азиядә киң таралган. Үзбәкстанда (Каракалпакстан, Нәмәнгән өлкәсе), Таҗикстанда аңа багышланган мавзолейлар бар [2][3]

Вәйс әл-Карани әдәбиятта үзгәртү

Вәйс әл-Караниның исемен, данын бөтен мөселман дөньясына таратучы беренче кеше Фәридетдин Гаттар һәм аның «Тәзкирәт әл-әүлия» китабы була. Зәххәбинең «Тариху дүвәл әл-ислам», ибн Җәрир Табәринең «Хилвәт әл-әүлия», Әбү Хәмид Газзалиның «Ихъян голум әд-дин», Хуҗвириның «Кәшфүл-махҗиб» хезмәтләре дә бар.

Вәйс әл-Караниның бөек каһарманлыгы турында гарәп, фарсы, төрек әдәбиятларында күп санлы әсәрләр иҗат ителгән. Юныс Әмрә (XII-XIII гасырлар), Ташлыҗалы Яхъя (XVI гасыр), Шәрәф ханымның (XIX гасыр) Вәйс әл-Каранига багышланган шигырьләре, Сабайиның 685 бәетлек мәснәвие булуы билгеле. Яңа заманда Хашим Көпрүлә, Шәйх Җәмалуллаһ, Яхъя Бенекай, Х. Рахми Шенсәс, Раиф Җиласун (Raif Cilasun) Вәйс әл-Караниның илаһи гашыйклыгы турында повестьлар, драмалар иҗат иткән.

Вәйс әл-Каранины татарлар да яхшы белгән. XVIII гасыр урталары - XIX гасыр башларында яшәгән Әхмәдбик дигән татар шагыйре иҗатында да Вәйс әл-Каранига зур урын бирелгән. «Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани» мөнәҗәте (Юныс Әмрәгә нисбәт ителә) татарлар арасында шактый киң таралган була.

«Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани» үзгәртү

Һәр сәхәр вакътында калкыб гизәрде
Йапанны-йазыны сәйран итәрде,-
Гъәдәте бу иде: дәүә көтәрде,-
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гъәрәб чүлләрендә Вәйс әл-солтани.

Һәр сәхәр вакътында бу иде касты:
Йастыгы таш иде, түшәге – пусты;
Алланың хәбибе, сәүдеге дусты,-
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гъәрәб чүлләрендә Вәйс әл-солтани.

Һәр сәхәр вакътында бу иде эше:
Арпадан икмәкде йидеге ашы,
Акарде күзендин мөбарәк яше,-
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гъәрәб чүлләрендә Вәйс әл-солтани.

Гасасы бар иде хөрмә талыннан,
Хиркасы бар иде дәүә йоныннан;
Һич хата чыкмасде аның теленнән,-
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гъәрәб чүлләрендә Вәйс әл-солтани.

Пәйгъәмбәр мәчетдән әүенә килде,
Гъәйшәдән сорады: «Эүә кем килде?»
Дустының килдекен нурыннан белде,-
Йәмән илләрендә Вәйс әл-Карани,
Гъәрәб чүлләрендә Вәйс әл-солтани.


Әдәбият үзгәртү

  1. Татар поэзиясе антологиясе. 1нче китап. К.: ТКН, 1992.
  2. Raif Cilasun. Yemen illerinde Hz. Veysel Karani. Istanbul, 1990.
  3. Әлфинә Сибгатуллина. Илаһи гашыйклар юлыннан. К.: «Кыйбла», 1999. ISBN 5-296-01949-4
  4. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан:ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хиркасы (чапан) XIX гасыр урталарында махсус төзелгән Хиркаи шәриф мәчетендә (Истанбул) саклана
  2. Ходжаниязов Г. Святыня Султан Увайс Баба. kknews.org, 05.09.2013(рус.)
  3. Посещение мавзолея Султана Увайси Карани в Ховайлингском районе. TopTJ.com, 30.09.2013 2017 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)


Калып:Islam-bio-stub