Җөплелек (физика)

Җөплелек- кайбер дискрет үзгәртүләрдә физик зурлыкның үз тамгасын саклау үзлеге (яки кире тамгасына үзгәртү үзлеге). Аның микъдары +1 һәм -1 була ала:

A′ = P·A,

биредә

  • A, A′ — инверсиягә кадәр һәм инверсиядән соң физик зурлык;
  • PA зурлыкның җөплелеге.

Җөплелек квант физикасында әһәмиятле роль уйный, дулкынча функциянең төп сыйфатламаларының берсе була. Дулкынча функция тасвирлый торган кисәкчә (атом, төш) тиешле җөплелеккә ия.

Җөп зурлыклар уңай җөплелеккә ия, җөпсез зурлыклар - тискәре җөплелеккә ия.

Җөплелек - мультипликатив зурлык: хәрәкәтсез өлешләрдән торган системаның җөплелеге - өлешләренең җөплелеге тапкырчыгышына тигез.

Төрләр үзгәртү

Физикада кулланыла торган җөплелек төрләре:

 

P-җөплелек көчле һәм электромагнит тәэсир итешүләрендә саклана, зәгыйфь тәэсир итешүдә сакланмый.

 

Сылтамалар үзгәртү

  • Никитин Ю. П., Розенталь И. Л. Ядерная физика высоких энергий. — М.: Атомиздат, 1980. — 232 с.
  • Боголюбов Н.Н., Логунов А.А., Оксак А.И., Тодоров И.Т. Общие принципы квантовой теории поля. — Москва: Наука, 1987.