Җөмлә́ (телдә) – сүзләрнең грамматик яктан оештырылган кушылмасыннан гыйбарәт булган телнең минималь берәмлеге. Башкача әйткәндә, кеше сөйләменең минималь берәмлеге булып килә. Җөмлә уй-фикерне, сорауны яки өндәүне хәбәр итә. Җөмләнең төп билгеләре: предикативлык (хәбәрлек) һәм модальлек. Пунктуация кагыйдәләре буенча җөмлә нокта, өндәү билгесе, сорау билгесе яки күп нокта белән тәмамлана.

Шулай ук карагыз үзгәртү