Җәүдәт Айдаров — музыкант, дирижер. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).

Җәүдәт Айдаров

Җәмәгате, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина белән, 1984 ел.
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Җәүдәт Кәрамәтулла улы Айдаров

Туу көне

31 декабрь 1918(1918-12-31)

Туу урыны

Пермь

Үлү көне

18 ноябрь 2000(2000-11-18) (81 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССБР байрагы

Һөнәрләр

музыкант, дирижер

Кораллар

быргы, бәрмә кораллар

Бүләкләр

II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Җәүдәт Кәрамәтулла улы Айдаров 1918 елда Пермь шәһәрендә мулла гаиләсендә туган. Әнисе Түнтәр мәдрәсәсе мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның олы кызы Латыйфа, әтисе Кәрамәтулла Бәйрут университетын тәмамлаган, Ырынбурдагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән, Пермьдә җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булган.

Узган гасырның егерменче елларында әти-әнисе репрессияләнгәннән соң, Җәүдәт Ташкәнт шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә. Бик иртә музыкаль сәләте ачыла, күп төрле музыка коралларында уйный. Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә аны музыка взводына алалар, ул быргычы була, бәрмә инструментларда уйнарга өйрәнә.

Армия хезмәтеннән соң Ленинградка килә, М.Мусоргский исемендәге музыка училищесын (ru) тәмамлый. Сугыш алды елларында Ташкәнт, Горький, Киев шәһәрләренең опера һәм балет театрлары оркестрларында уйный. Катлаулы конкурс үтеп С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрының атаклы К.Элиасберг җитәкчелек иткән симфоник оркестрына алына. Башыннан ахырына кадәр Ленинград камалышын кичерә — ополчениедә катнаша, 1940-43 елларда Ленинград хәрби округының үрнәк оркестрында уйный, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

1941 елның ахырында композитор Д.Шостакович үзенең атаклы җиденче симфониясен (аны «Ленинград симфониясе», «Героик симфония» дип тә атыйлар) язып тәмамлый. Ул блокададагы ленинградлыларның батырлыгына багышлана. Партия Үзәк Комитеты аны камалыштагы Ленинград халкына тыңлатырга карар кыла. Максат — ленинградлыларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычын ныгыту. Шушы максат белән шәһәрдән, хәрби частьлардан музыкантлар туплый башлыйлар. Җ.Айдаров алгы сызыктан табыла.

Репетицияләр 1942 елның гыйнварында башлана. Музыкантлар арасында ачлыктан үлүчеләр дә була. Җ.Айдаров та репетицияләрдә күренми башлый. Аны К.Элиасберг үзе эзләтә һәм госпитальдә үлгәннәр арасыннан табып ала.

Җ.Айдаров барабан — бәрмә коралларда уйнарга тиеш була. Репетицияләрнең барышын И. Сталин шәхси контрольдә тотуга бәйле музыкантларга бирелә торган паекны арттырырга мөмкинлек табыла.

Симфония 1942 елның 9 августында Ленинград филармониясенең зур залында башкарыла. Зал хәлсез ленинградлылар, хәрбиләр белән тулы. Яткан килеш тыңлаучылар да бар. Тамашачылар арасында А.Толстой, Вс. Вишневский, О. Берггольц һ.б. була. Тамаша зур уңыш белән үтә һәм үзенең максатына ирешә. Бу вакыйганы ишеткәч Гитлер үзенең әлеге фронттагы генералларына зур «разборка» ясый.

Җ. Айдаров 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Узган гасырның 60-елларында илебез кинотеатрларында бу вакыйгага багышланган нәфис фильм күрсәтелде. Сугыштан соң Ленинград шәһәренең 235нче мәктәбендә «А музы не молчали…» исемле музей оештырылды. Анда Җ.Айдаров та берничә мәртәбә махсус чакыру буенча кунакка барды.

1951 елда Җ.Айдаров Ленинград консерваториясенең дирижерлык бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта опера һәм балет театрының, филармониянең, Ленинград радиосының симфоник оркестрларында эшли.

Ул Казанга 1959 елда, бабасы һәм әтисе реабилитацияләнгәч кенә кайта. 1959-1965 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен җитәкли. 1960 елда шушы эшчәнлеге өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1963-1975 елларда Казан дәүләт консерваториясендә дирижерлык дәресләре алып бара, удар инструментлар классына нигез сала һәм беренче укытучысы була. Бер үк вакытта 1969 — 1973 елларда консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыта. 1975-1996 елларда — Казан музыка училищесы укытучысы. 1985 елда Җ.К. Айдаровка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Гадәттән тыш гыйбрәтле һәм фаҗигале тормыш юлы үткән якташыбыз, талантлы дирижер һәм музыкант, оста педагог, күпкырлы талант иясе Җ.Айдаров 2000 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат булды. Үзенең васыяте буенча Түнтәр авылы зиратына җирләнде.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү