Кәҗәмөгез йолдызлыгы

(Җәди йолдызлыгы битеннән юнәлтелде)

Җәди йолдызлыгы (гарәп. الجديәл-җәди — «кәҗә бәтие»[1]; шулай ук Кәҗәмөгез йолдызлыгы; лат. Capricornus) — күк йөзенең көньяк ярымшарында Дәлү һәм Кавәс йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы. Кояш бу йолдызлыкта 19 гыйнвардан 15 фᴎврәᴫгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июльaугыc айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Җәди
Җәди
Җәди

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Capricornus
(иял. к.: Capricorni)
Кыскартма Cap
Нигез кәҗә
Туры калкулык 20сәг 00мин тан
21сәг 52мин кача
Авышлык −28° тан
−9° кача
Мәйдан 414 кв. градус
(40 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +62° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июль, aугыc.

1846 елда Иоганн Галле һәм Гейнрих д’Арре бу йолдызлыкта Нептун планетасын ачалар.

Йолдызлар үзгәртү

Җәди αҖәди, күренмә икеле йолдыз, ул бәйле булмаган ике йолдыздан тора, аларның һәрберсе чын куш йолдыз булып тора.

Җәди δЗәнәбелҗәди, +2,87 күренмә йолдызча зурлыклы, йолдызлыкның иң якты йолдызы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җәди — 1) кәҗә бәтие; 2) зодиак тамгасы буенча егерме икенче дᴎкәбеpдан егерме икенче январьгача булган вакыт; Иран ел хисабы буенча 10 нчы ай. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 772.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара