Җомга намазы (җомгафар. نماز جمعه намаз-е җом‘ә[1], гарәп. صلاة الجمعةсалат әл-җом‘әһ[2]) — җомга көн төштән соң укыла торган җәмәгать намазы. Өйлә намазы вакытында укыла. Кешеләр саны биш кешедән ким булмаска тиеш. Намаз азан укылганнан соң башлана. 4 рәкәгать намаздан соң, яңадан азан укыла. Шуннан соң имам җомга хөтбәсен укый, һәм икамәттән соң, 2 рәкәгать фарыз һәм 4 рәкәгать сөннәт намаз үтәлә һәм гомуми дога кылына.

«Ий иман китереп ышанучылар, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер. Әгәр бу эшнең файдасын белсәгез икән!» (Изге Коръән, 62:9)

Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә бу көн турында болай әйткән: «Җомга — көннәрнең хуҗасы [башлыгы]! Бу көн Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәменнән дә хәерлерәктер», һәм шулай ук әйткән: «Кем җомга намазын өч тапкыр рәттән калдыра — аның йөрәге Раббысы тарафыннан ябылачак».

Җомга намазы ир-атлар өчен генә мәҗбүри. Хатын-кызлар, балалар, мосафирләр, коллар һәм физик яктан хәлсезләргә җомга намазы мәҗбүри түгел. Әгәр дә килсәләр, бу намаз алар өчен өйлә намазы буларак санала.[чыганак күрсәтелмәгән 4977 көннәр]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җомга — 1) җыелып укыла торган намаз; 2) җыелып укыла торган көн, атнаның алтынчы көн исеме. Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 769; 441.
  2. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 498.