Җоко Видодо – исем. Видодо – фамилия түгел.

Җоко Видодо
Индонезия байрагы 7нче Индонезия президенты
Вазыйфага керешкән
2014 елның 20 октябре
Аңа кадәр Сусило Бамбанг Юдойоно
Туган 21 июнь 1961(1961-06-21) (62 яшь)
Индонезия, Суракарта
Җефет Ириана[d][1]
Әни Суджиатми[d]
Әти Виджиатно Нотомихарджо[d]
Белем Суракартаның 6 нчы санлы югары мәктәбе[d] һәм Гаҗа Мада университеты[d]

Җоко Видодо (тугач кушылган исеме Мулйоно, индон. Mulyono, Joko Widodo, 1961 елның 21 июне, Индонезия, Үзәк Ява, Суракарта) — Индонезия сәясәтчесе, 2014 елның 20 октябреннән Индонезия байрагы Индонезия президенты. 2012-2014 елларда ил башкаласы губернаторы, 2005-2012 елларда Суракарта мэры.

Вазифасы буенча Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсе, Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге әгъзасы булып тора.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Җоко Видодо — Җакарта губернаторы. 20122014
 
Җоко Видодо король Сәлмән (у) белән. 2017, март

1961 елның 21 июнендә Индонезиянең Ява утравындагы Суракарта шәһәрендә балта остасы гаиләсендә туган. Балачактан урам сатучысы, йөкче, балта остасы булып эшләгән. «Урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Гаҗа Мада университетын (id) тәмамлаган (1985). Дәүләт агач эшкәртү ширкәтендә эшләгән. Үз бизнесын ачып җибәргән, эре агач әзерләү - җиһаз ясау фирмасы хуҗасы булган.

2005 елда   Суракарта мэры итеп сайланган. 2006 елда Суракарта шәһәре Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына (en) алына, 2008 елда биредә әлеге оешманың саммиты уза.

2012 елда Индонезиянең демократик көрәш фиркасеннән Җакарта губернаторы вазифасына (сайлауларның икенче турында) үтә.

2014 елның 9 июлендә булган президент сайлауларында, көндәше Прабово Субиантоны 53,15% : 46,85% тавыш җыеп (беренче турда ук) җиңә, инаугурациясе октябрь аенда була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Ириана.
Балалары Гибран Ракабуминг, Кахияң Аю, Кэсаң Пангареп.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү