Җирсыман планеталар

Җирсыман планеталар (җир төркеме планеталары) — Кояш системасындагы эре булмаган планеталар. Аларны зур булмаган масса, югары тыгызлык һәм каты кабык булуы аерып тора. Җир төркеменә Меркурий, Чулпан, Җир һәм Марс керә. Төзелеш һәм эчтәлек буенча аларга кайбер ташлы астероидлар якын, мәсәлән, Веста.

Җирсыман планеталар: Меркурий, Чулпан, Җир, Марс (зурлыклар чагыштыру өчен, ераклыклар сакламаган)

Җир төркеме планеталары, газлы планеталар һәм таш-боз кәрлә планеталарыннан, Койпер поясы һәм Оорт болыты объектларыннан аермалы буларак, силикатлардан һәм металлдагы тимердан гыйбарәт була. Төркемнең иң зур планета Җир масса буенча газлы зур планеталардан иң кечкенәсе Урандан 14,5 тапкыр кимрәк һәм Койпер поясындагы иң авыр объекттан (Плутоннан) 458 тапкыр зуррак.

Җир төркеме планеталары эчтәлегенә әче тудыргыч, кремний, тимер, магний, әлүмин һ.б. авыр элементлар керә.

Җир төркеме барлык планеталары түбәндәге төзелеш ия булалар:

Төркемнең ике планетада (Җир һәм Марс) иярченнәр бар һәм зур планеталардан аермалы буларак һичбердә боҗралар юк.

Шулай ук карагыз үзгәртү