Җилпәвеч канатлылар

Җилпәве́ч канатлыла́р (Strepsiptera) - бөҗәкләр отряды. 300 гә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә төр составы өйрәнелмәгән. Көчле җенси диморфизмлы махсус эндопаразитлар. Ата затлар - ирекле яшәүчеләр, хитинлы йомшак каплам белән капланган тигез бүлгәләнгән гәүдәле, 1-6 мм озынлыкта. Канат җәеме 2-8 мм. Авыз аппараты кыскарган. Ана затлар эндопаразит яшәү рәвеше алып бара һәм бөҗәкләргә аз охшаган. Гәүдәләре суалчансыман, очлыклары юк, сегментлашмаган башкүкрәк һәм сегментлашкан корсак өлешенә бүленә. Җилпәвеч канатлылар, нигездә, тигезканатлылар (Homoptera) һәм элпәканатлылар (Hymenoptera) отрядыннан булган бөҗәкләрдә паразитлык итә. Җилпәвеч канатлылар белән агуланган бөҗәкләрнең яшәү активлыгы түбәнәя, еш кына алар үләләр.

Чыганаклар үзгәртү