Җагалдай ханлыгы (пол. Jahołdajewszczyzna; лат. тат. Cağalday) — Бөек Литва кенәзлеге эчендәге, хәзерге Курск һәм Белгород өлкәләрен алып торган, зур булмаган татар җирлеге.

Кучинский буенча 15 гасыр татар кенәзлекләре
Оригиналы. Ziemie Czernihowsko-Siewierskie w XV wieku

1428-1438 еллар аралыгында алтынурдалы Җагалдай тарафыннан нигезләнә. Ханлык 16 гасырга кадәр Литва кенәзлегенә буйсынган дәүләт буларак яши.

Территориясе һәм шәһәрләре үзгәртү

Ханлык Оскол, Донец елгаларының өске өлешләрен һәм көньяк Подесеньены алып торган.

Ханлык шәһәрләре: Мужеч, Милолюбь, Оскол (бүгенге Иске Оскол каласы),[1] шулай ук, кайбер чыганакларда Җагалдай-кала (Еголдаева городища) турында сүзләр бар [2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Русина Е.Е. Яголдай, Яголдаевичи, Яголдаева «тьма» // Славяне и их соседи. Славяне и кочевой мир. Выпуск 10. 2001. С. 144-152.
  2. Источники XVII в. отмечают «Яголдаево городище». Например в «Росписи польским дорогам» говорится: «а от Ливен же до Оскола, до Еголдаева городища через Муравскую дорогу и через речку Опоньки езду 2 дни. А от Еголдаева городища до Муравской дороги до верх Осколу езду верст с 40, а верховье осокольское у Муравской дороги»Хоруженко О.И. Метрические данные Росписи польским дорогам и локализация Еголдаева городища // Вестник РГГУ. 2008. № 4. 2013 елның 24 декабрь көнендә архивланган.