Яшьлек (кинофестиваль)

Киев халыкара "Яшьлек" кинофестивале (укр. Київський міжнародний кінофестиваль «Молодість», КМКФ Молодість; ингл. Kyiv International Film Festival "Molodist", KIFF "Molodist") — Украинаның иң зур заманча кинофестивале. 2016 елга кадәр октябрьнең соңгы ун көнендә (декадасында) ел саен үткәрелгән.[1] 2017 елда фестиваль рәислеге "Яшьлек"не җәйге айларга күчерү турында белдерә һәм 2018 елдан фестиваль 26 май - 2 июнь көннәрендә үткәрелә башлый.[1] Фестиваль Халыкара кинопродюсерлар берлеге тарафыннан Көнчыгыш Аурупаның һәм Украинаның иң зур киновакыйгаларының берсе булып исемләнә. Фестивальның төп бүләге - "Скиф боланы" (укр. «Скіфський олень») һәйкәлчеге.

Яшьлек
Нигезләнү датасы 1970
Дәүләт  Украина
Урын Киев
Штаб-фатирының урнашуы Киев, Украина
Вакыйганың ешлыгы 1 ел
Рәсми веб-сайт molodist.com
 Яшьлек Викиҗыентыкта
Андрей Халпахчи, "Яшьлек" генераль директоры

Тарих үзгәртү

1970 елда Вадим Чубасов белән Виктор Ивченко Киев театр сәнгате институтының кино факультеты кысаларында студентлар иҗади эшләре бәйгесен оештыралар.[2][3][4] Тиздән бәйге даирәсе киңәя һәм ул илкүләм таныклы фестиваль дәрҗәсен яулый. Советлар Берлегенең таркалуы белән фестиваль өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. 1993 елда Халыкара кинопродюсерлар берлеге федерациясе(рус.) тарафыннан бар халыкара кагыйдаләрен үтәве нигезендә "Яшьлек" халыкара фестиваль буларак теркәлә. Бәйгенең җиңүчеләр исемлеген бүтән дөньякүләм фестивальләр бүләге ияләре дә тәшкил итә, шулар арасында "Оскар", "Алтын пальма ботагы" ияләре һ.б.

Тасвирлама үзгәртү

Яшьләр фильм иҗатын үстерү, яңа талант ияләренә ярдәм күрсәтү, заманча кино юнәлешләрен торгызу эшендә теләктәшлек күрсәтү — фестивальнең төп максатлары. Фестивальнең төп мәйданчыгы буларак «Київ» кинотеатры мәдәният үзәге кулланыла. «Жовтень», «Кінопанорама», «Київська Русь», «Кінопалац» кебек Украинаның башка кинотеатрларында да фильмнар һәр фестиваль саен даими күрсәтелә.

Бүләкләр үзгәртү

Иң шәп фильм өчен гран-при үзгәртү

Һәр ел саен Киев халыкара "Яшьлек" фестивалендә барлык фильмнар арасыннан үзенең номинациясеннән тыш бер иң шәп фильм халыкара казыйлар тарафыннан сайлана. Җиңүче 10.000 $ һәм "Скиф боланы" һәйкәлчеге белән бүләкләнә.

Һәр номинациядә иң шәп фильм өчен бүләкләр үзгәртү

Ел саен түбәндә китерелгән номинацияләр кысаларында бүләкләр тапшырыла:

  • Иң шәп студентлар фильмы;
  • Иң шәп тулы метражлы фильм;
  • Иң шәп кыска метражлы фильм.

Җиңүчеләр 2.500 $ һәм дипломнар белән бүләкләнә.

Шулай да, бәйгедә 1.000 $ тәшкил иткән Тамашачылар симпатиясе бүләге дә тапшырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Кінофестиваль «Молодість» переніс дату проведення на травень — Громадське радіо, 21 серпня 2017
  2. Мама украинского телевидения. Памяти Тамары Щербатюк. МедиаНяня - таблоид для и про медиа. 2018-05-06 тикшерелгән.
  3. Виктор Ивченко. КиноПоиск. 2018-05-06 тикшерелгән.
  4. Вадим Чубасов. www.kinopoisk.ru. 2018-05-06 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

Шулай да карагыз үзгәртү