Яуширмә (рус. Кутлушкино) — Татарстан Республикасының Чистай районындагы татар авылы. Чистай районы җирләреннән ага торган Кече Бахта суы буена урнашкан Яуширмә авылы район үзәге Чистай шәһәреннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан. Аерым авыл советын тәшкил итә.

Яуширмә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чистай районы
Координатлар 55°14'тн, 50°23'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 666 кеше
Милли состав татарлар
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422473
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Кутлушкино

Тарихи белешмә үзгәртү

Д.А.Корсаков хезмәтендә (XVIII) авыл «Калеева, Малая Бахта, Кутлушкино» дип бирелә һәм анда 196 йомышлы, 14 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. 1878 елның 23 ноябрь датасы белән «Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии XIX в.» дигән хезмәттә Яуширмә авылы искә алына. Чукындырырга җыеналар икән, дигән сүзләрне ишетеп, авыл халкы тынычсызланып ала. А. Артемьев китабында (XIX) авыл «Малая Калеева, Бахта (Кутлушкино)» дип бирелгән һәм андагы 235 хуҗалыкта 728 ир-ат.

Аксакалларның сөйләвенә караганда, авылны оештыруда берничә тарафтан килеп урнашкан нәселләр катнашкан. XVI йөздә хәзерге Яуширмә урынында Кәләй дип йөртелгән авыл булуы билгеле. Яныннан ага торган су — Кече Бахта елгасы (Вахтаның сул кушылдыгы). Октябрь инкыйлабына кадәр авылның адресы урысча «Деревня Калеева, Малая Бахта тоже» дип йөртелгән. Тирә-як авыллардагы өлкән буын кешеләре сөйләвенә караганда, Кәләйне иң беренче булып нигезләгән кеше исеме дип әйтәләр. Күрәсең, ул шәхес Кәлимулла исемле булып, шуннан Кәләй дип кыскаргандыр. Күрше Урманасты Шонталысы авылында Кәләй коесы бар, ә кое атамаларының күбесе шәхес исемнәренә нигезләнгән була. Риваятьләргә караганда, Чирүле Шонталысы авылында патшага зур хезмәт күрсәткән генерал Морат бабай яшәгән. Ул үзенең биш улын тирә-юньдәге авылларга урнаштырган.

Авылның урысча атамасы — Кутлушкино. Шушы исем белән ул XIX йөз урталарындагы тарихи чыганакларда искә алына. Авыл халкы атаманы болай аңлата: авылның аксака-лы Котлыиш бабай була. Котлыиш исеменә мөнәсәбәтле рәвеш-тә, урыслар аны Кутлушкино дип атый башлыйлар. Котлыиш (Кутлушкино) кебек, кеше исеменнән барлыкка килгән авыл атамалары аз түгел.

1928 ел тирәсендә Яуширмә авылыннан өч бистә бүленеп чыга. Берсе — Мәдәният, икенчесе — Кызыл сукачы, өченчесе — Кызыл коллектив. Соңыннан алар кире авылга кайтып урнашалар. Авыл тирә-юнендә урманнар күп. Мамыр, Порталов урманнары, халыкка, хуҗалык алып барыр өчен, зур терәк булып тора.[1]

Танылган шәхесләр үзгәртү

Яуширмәдән шактый күп зыялылар чыккан. Авылда Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә татар әдәбияты классигы, язучы, журналист, сәясәтче, драматург, публицист, татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакый (1878—1954) туып үсә. Тел галимәсе, тюрколог, профессор, Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Исхакый (Чагатай, 1905—1989) да Яуширмә авылында дөньяга килә. 1993 елдан Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның мемориаль музее эшли. Шул ук елдан Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге булдырыла.

Яуширмәдә Татарстанның атказанган артисты Бари Шиһабетдин улы Тарханов (Гаффаров, 1892—1933), Татарстанның атказанган артисты, Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсы лауреаты, нәфис сүз остасы Фәйзи Сәйяр улы Йосыпов (1910-2001) туып үскәннәр.[2]

Искәрмәләр үзгәртү