Яр районы (рус. Ярский район, удм. Яр ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Яр районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия[1]

Статус

муниципаль район

Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Яр

Нигезләү датасы

15 июль 1929

район башлыгы

Литвяков Сергей Иванович

Рәсми телләр

удмурт, рус

Халык саны  (2010)

15 291[2]

Халык тыгызлыгы

10 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

1524,27 км²[3]

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://www.yar.udmurt.ru/

Административ үзәгеЯр посёлогы.

География үзгәртү

Чиктәшлек үзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Киров өлкәсе (Омутнинск районы)
Көнбатыш Киров өлкәсе (Фалёнки районы)
Көнчыгыш Глазов районы
Көньяк-көнчыгыш Юкамен районы

Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында, ә көньягы - Красногроское калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар - Чүпче, Лекма. Районның төньягында Нократ елгасы башлана.

Тарих үзгәртү

Яр районы 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязнең Укан, Ежево һәм Пудем волостьларның 19 авыл советлардан барлыкка килгән. 1929 - 1932 елларда районның административ үзәге Укан авылында урнашкан. 1935 - 1956 елларда район составыннан Пудем районы аерылып чыккан. 1962 елда район юкка чыга, аның территория Глазов авыл районы һәм Глазов шәһәре арасында бүленә. 1964 елда Яр авыл районы барлыкка килә, 1965 елда ул Яр районына әйләнә.

Халык үзгәртү

1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
25 241 22 281 20 595 18 880 15 291

Милли состав: арлар — 60,2 %, руслар — 33,7 %, татарлар — 1,4 %, бисермәннәр — 1,2 % (2010 ел җанисәбе буенча).

Адимнистратив бүленеш үзгәртү

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык саны[8],
кеше
(2010 ел)
Мәйдан,
га
Бармашур авыл җирлеге Бармашур 5 913 6190
Бачумово авыл җирлеге Бачумово 13 737 13212
Ворца авыл җирлеге Ворца 7 587 18292
Дизьмино авыл җирлеге Дизьмино 7 1804 11221
Елау авыл җирлеге Елау 8 650 21105
Зюинское авыл җирлеге Зюино 4 285 15624
Казаковское авыл җирлеге Тум 5 471 18719
Пудем авыл җирлеге Пудем 6 2025 11492
Укан авыл җирлеге Укан 12 1218 34786
Яр шәһәр җирлеге Яр 1 6596 align=right | 1786

Социаль инфраструктура үзгәртү

Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп, бер политехникумны, бер мәктәп-интернатны һәм 14 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә һәм 24 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Бер "картлар йорты" эшли.

Икътисад үзгәртү

Икътисад нигезе - авыл хуҗалыгы. Район территориясеннән «Киров - Пермь» тимер юл линиясе уза; Яр станциядән Омутнинскка тимер юл тармагы бара.

Истәлекле урыннары үзгәртү

Археологик памятниклар: Кушманский, Комаровское (Чибинькар), Укан (Поркар) шәһәрлекләре. Табигый памятниклары: Нократның елганың башы, Тум авыл янындагы торфлы сазлык.

Искәрмәләр үзгәртү