Яр Чаллы орган залы

Яр Чаллы орган залы (рус. Органный зал города Набережные Челны) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. Орган залы ел әйләнәсе эшли. 2005 елдан Орган залы каршында балалар театры эшләп килә.
Директор: Лидия Решетняк, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сәнгать җитәкчесе: Игорь Лерман, ТР халык артисты.
Органчы: Илсөяр Сөләйманова, халыкара конкурслар лауреаты.

Истәлекле урын
Яр Чаллы орган залы
Яр Чаллы орган залы.Фото: chelny.su
Яр Чаллы орган залы.Фото: chelny.su
Урын 423827 Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 8
Төзелеш 19972005 еллар
Сайт organ-chelny.ru

Тарих үзгәртү

ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Яр Чаллы шәһәренә Казан дәүләт консерваториясенең «Ригер-Клocc» фирмасы органы бүләк ителә. Яр Чаллы шәһәре хакимият башлыгының 1997 елның 19 декабрендәге 2248нче карары белән, техник характеристика буенча орган урнаштыру өчен идеаль рәвештә туры килә торган бина дип табылган «Россия» кинотеатрында реконструкция эшләре башлана. Әлеге эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана.
Архитектура реконструкциясе проекты «Татинвестгражданпроект» фирмасы тарафыннан эшләнә.
Реконструкцияне генераль подрядчик — «Капиталь төзелеш идарәсе» ААҖ башкарып чыга.
Залны реконструкцияләү эшендә Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ярдәм итә.
Органны монтажлау һәм яңарту эшләрен «RIHGER-KLOSS VARHANY» фирмасы (Крнов, Чехия) башкара.
2005 елның 1 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Орган залын тантаналы ачу була. Тантанада пианист Николай Петров, органчы Рубин Абдуллин, җырчы Ирина Архипова чыгыш ясый. Концертны Святослав Бэлза алып бара.
Орган концертларыннан тыш, залда Игорь Лерманның камера оркестры да чыгыш сый.

Орган тасвирламасы үзгәртү

«RIEGER-KLOSS» концерт органы.

  • 1972 елда чыгарылган.
  • 49 яңгыраучы һәм 2 трансмиссия регистры, 3 мануалы һәм педаль клавиатурасы бар.
  • Органның биеклеге - 9,98 м.
  • Киңлеге - 10,4 м.
  • Тирәнлеге - 2,95 м (органчының пультын исәпкә алмыйча).
  • Авырлыгы 19 тонна.
  • Торбалар саны 3 642.
  • Зур торбаның биеклеге 6 м.
  • Зур торбаның диаметры 20 см.
  • Эчке мәйдан 4 000 кв. м.
  • Гомуми мәйдан 16 000 кв. м.
  • Температура режимы +20С.
  • Дымлылык режимы 53%.


Зал тасвирламасы үзгәртү

  • 760 урынга исәпләнгән.
  • Мәйданы — 3 355 кв. м.
  • Температура режимы +21 °C.
  • Дымлылык режимы 53 %.
  • Залның интерьерында тавышны яхшы кайтаручы материаллар һәм махсус сайланган көрсиләр кулланылган.
  • Тамаша залында идән карагай агачыннан, орган залына керү ишекләре имәннән, сәхнә идәне карагай тактадан җәелгән.


  Кадерле төбəгебез Шəhри Чаллыда төзелгəн бу орган залы үзенең гүзəллеге, эчтəлеге, идеясы белəн культураның югары ноктасы. Туган төбəгемдə төзелгəн бу затлы бинаңы күргəч күңелемдə туган горурлык həм шатлык хислəрен бер-ике җөмлә белəн генə əйтеп бирү мөмкин түгел. Телəгем шул: бу зал халкыма хезмəт итсен! Амин[1].
 

Кызыклы факт үзгәртү

МНИИП[2] белгечләре бәяләмәсенә караганда, акустик күрсәткечләре буенча зал — Кама буенда гына түгел, Русиядә иң яхшысы. Залда микрофон һәм тавыш көчәйткечләр юк [3][4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Орган залының рәсми сайтында
  2. МНИИП — Мәскәү мәдәният, ял, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты (рус. Московский научно-исследовательский и проектный институт объектов культуры, отдыха, спорта и здравоохранения, МНИИП)
  3. Евгений Никифоров. Город Набережные Челны: органный зал. ФБ.ру, 13.08.2016 (рус.)
  4. Органный зал, Набережные Челны, Россия. 1000 лучших мест мира (рус.)
Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы