Яр Чаллы дельфинарие

Яр Чаллы дельфинарие (рус. Набережночелнинский дельфинарий) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Анапа шәһәре дельфинариеның[1] (353440, Краснодар крае, Анапа, Пионер проспекты, 20А) филиалы. Татарстанда һәм Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий[2].

дельфинарий
Яр Чаллы дельфинарие
Дельфинарий эмблемасы
Дельфинарий эмблемасы
Урын ТР, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 12 А
Бина тибы бассейн
Сайт delfinariy-chelny.ru

Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе урамы, 12 А.

Тышкы рәсемнәр
Дельфинарийдан фоторәсемнәр.
Дельфинарийда тамаша бара
Казанда гастрольләре узучы бина

Тарих үзгәртү

2006 елда Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында урнашкан «Дельфин» бассейнының сикерү ваннасы (тирәнлеге 6 м) нигезендә оештырыла. Бассейн үзгәртеп корылып, диңгез суы белән тутырылган. Тамаша залы 350 урынлык. Дельфиннар Анападан китерелә. 2010, 2012 елларда дельфинарийда үз дельфиннары да туа.

Тамашалар үзгәртү

  • Кара диңгез дельфиннары, Ерак Көнчыгыш ак киты (белуха) һәм Көньяк Америка диңгез арысланы чыгышлары (дүшәмбедән кала һәр көнне)
  • шулай ук дельфинарийда түләүле хезмәтләр күрсәтелә:
    • дельфиннар белән драйвинг
    • дельфиннар белән йөзү (5+)
    • көймәдә йөзү
    • дельфиннар белән фотога төшү
    • туган көн үткәрү
    • туй фотосессиясе уздыру һ. б.

Гастрольләр үзгәртү

2011 елдан башлап Казанда Ак Барс банкы бассейны базасында (Декабристлар ур., 1) гастрольләре уза[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы