Я́рослав Һа́шекчех сатирик язучысы, фельетончы, журналист, драматург.

Ярослав Һашек

Ярослав Һашек 1920 елда
Тугач бирелгән исеме: чех. Jaroslav Matěj František Hašek
Туу датасы: 30 апрель 1883(1883-04-30)
Туу урыны: Австро-Венгрия, Праһа
Үлем датасы: 3 гыйнвар 1923(1923-01-03) (39 яшь)
Үлем урыны: Липнице, Чехословакия
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1900-1922
Иҗат итү теле: чех теле
Имза:

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ярослав Һашек 1883 елны Праһада, зыялы гаиләдә туа. Атасы Йозеф шәхси гимназиядә укытучы булып эшли. Ярослав башлангычны тәмамлый, гимназиягә укырга керә. Атасы вафат булгач, гаилә авыр матди хәлдә кала. Ярославның укуы начарая, алманнарга каршы урам демонстрацияләрендә катнашуы полиция күз уңыннан калмый. 1898 елны, әнисенең рөхсәте белән Ярослав укуын ташлый. 1899 елны Сәүдә Академиясенә керә, 1902 елда аны уңышлы тәмамлый. Банкка эшкә урнаша. Тынгысыз хокы аңа бер урында эшләп торырга ирек бирми. Җәйләрен, эш урынын ташлап, ул җәяүләп сәяхәткә чыга. Берничә кат сукбайлыкта гаепләнеп мәхкәмәгә тартыла.

Сәяхәтләре вакытында алган тәэсирләрендә 1903 елда ул язучы булырга ният кыла. Ләкин аның таланты әйләнә-тирәсе тарафыннан танылмый. Тотрыклы эш урыны да булмый. 1909 елда дусты Ладислав Һаек, «Хайваннар дөньясы» журналы баш мөхәррире аңа үз вазифасын калдырып китә. Гомумән, Һашекның I Бөтендөнья сугышы алдындагы тормышы тоташ маҗаралардан торган диярлек.

1915 елны Һашек Австро-Венгрия гаскәренең 91нче пехота полкына хезмәткә чакырыла. Галиция өлкәсендә рус патшасы гаскәренә каршы сугыша. Батырлыклары өчен көмеш медаль белән бүләкләнә һәм ефрейтор чинына күтәрелә. Рус телен яхшы белгәнлектән, Һашек сугышырга теләмәгән рус дезертирлары белән килешеп, аларны берүзе әсир итә.

Ярослав Һашек 1915 елның 24 сентябрендә Хорупан янындагы сугыш вакытында дусты Франтишек Страшпилка белән руслар кулына әсир төшә. Башта аны Киев янына, аннан соң Тоцк лагерьларына (Самар губернасы) җибәрәләр.

 
Я. Һашек Австрия хәрби киемендә

Сугыш ахырына кадәр чех һәм словаклардан 50-60 мең кешелек хәрби корпус оештырыла. Алар фронтта алманнарга каршы бәрелешләрдә катнаша.

Большевиклар Брест солыхына кул куйганнан соң, чехословаклар корпусы тулы коралланган килеш Франциягә китәбез дип белдерә. Ләкин алманнар аларны үткәреп җибәрергә риза булмаганлыктан, Франциягә эләгүнең бер генә юлы кала, ул да булса – Себер һәм Ерак Көнчыгыш аша. Һашекка бу фикер ошамый һәм ул «чехословак гаскәрләреннән чыгуы» турында гариза яза һәм турыдан-туры Мәскәүгә юл ала.

14 майда Чиләбе станциясендә башланган чакта ак чехлар фетнәсе вакытында Һашек Самарада Совет комиссары була. «Ак чехлар» Самараны да ала. Һашек, милләттәшләре кулына эләкмәс өчен шәһәрдән кача. Бер-ике ай кагылып-сугылып йөргәннән соң, ниһаять, кызылларны таба. Октябрь аенда Бөгелмә хәрби коменданты ярдәмчесе итеп билгеләнә. Анда кичәргәнәрен ул «Бөгелмә хикәяләре» циклына туплый.

Уфада армия гәзите мөхәррире урынбасары булып эшли. Уфада ул Анна Малоярцева исемле кызга өйләнә һәм хатынын ияртеп, 5 нче армия белән китеп бара. Аның сәяси бүлеге сафында ул Уфадан башлап Иркутскига кадәр җитә. 5нче армиянең басма органы — «Наш путь» (15.04.1919дән «Красный стрелок») гәзитендә хезмәттәшлек итә.[1]

Совет властена каршы борылган чех легионерлары 1920 елның башыннан ахырына кадәр Владивосток һәм Тын океан, Һинд океаны, АКШ аша төркемләп-төркемләп Европага кайтып төшәләр. Туган илләрендә аларны, журналистлар тырышлыгы белән, геройлар кебек каршы алалар. Ноябрьдә легионерларның соңгы төркеме Праһага кайтып кергәндә, Ярослав Һашек та Праһага кайтып төшә. Бирегә ул Мәскәүдән Эстония һәм Германия аша кайта. Әмма ләкин җирле коммунистлар аны бик салкын каршылыйлар. Шуңа күрә ул партия эше буенча карьера ясый алмый.

Сул газеталарда, шул исәптән коммунистларның «Руде право» газетасында мәкаләләр бастыргалап, «Җиде суалчан» кабаресында сугыш вакытында үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләп, әз-мәз акча эшли. Табигый, акча яшәү өчен җитәрлек булмый һәм ул, ниһаять, зур роман язу эшенә керешә. «Гаяр солдат Швейк маҗаралары» башта брошюралар рәвешендә генә чыга һәм укучылар күңеленә юл таба алмый. 1921 елның җәенә, ниһаять, китапның 10 мең данәсе сатыла. «Маҗаралар»ны бик кыска вакыт эчендә Европаның бөтен телләренә тәрҗемә итеп бастыралар. Совет коммунистлары да, Чехословакия коммунистлары да Һашекның «революцион биографиясен» искә төшерә башлыйлар, нәшриятлар һәм китап сәүдәгәрләре аны контрактлар белән аптыратып бетерәләр

1923 елның 3 гыйнварында Ярослав Һашек йөрәк параличы һәм үпкә эмфиземасыннан кинәт кенә үлеп китә. Аның иң төп китабы язылып бетмәгән килеш кала.

Истәлеге үзгәртү

Бөгелмәдә Я. Һашекның әдәби-мемориаль музее эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Я. Гашек. Собрание сочинений в шести томах. Том 4. — М.: Художественная литература, 1984.

Чыганак үзгәртү