Ямашев бульвары (Яр Чаллы)

Чаллы урамнарының берсе

Ямашев бульвары, Хөсәен Ямашев исемендәге бульвар (рус. Бульвар Ямашева, Бульвар имени Хусаина Ямашева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам. Озынлыгы ~ 1 357 м.
Почта индекслары 423800, 423802. ОКАТО коды: 92430000000.
Координатлар 55.688484°, 52.297326°.

Ямашев бульвары
Карта
Озынлык 1,357 ± 0,001 метр
Төбәк Россия байрагыТатарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Комсомол районы
Кисеп үтә
Һидротөзүчеләр урамы[d], Гайдар тыкрыгы[d], Батенчук урамы[d], Баганалы урам[d] һәм Муса Җәлил праспикте

Тарих үзгәртү

Урамның исеме татар инкыйлабчысы Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882-1912) хөрмәтенә аталган. Күп катлы йортлар 1968 елда төзелә башлаган.

Урнашуы үзгәртү

Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсендә 3нче һәм 4нче, 4нче А, өлешчә 9нчы комплексларда урнашкан урам. Гидротөзүчеләр урамыннан башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар Е. Батенчук (элекке Студентлар) урамы, Гайдар тыкрыгы, Столбовая урамы белән кисешә. Муса Җәлил проспектыннан соң, урам Корчагин бульвары буларак дәвам итә.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

 
«Татарстан» кунакханәсенең Ямашев бульварыннан күренеше
 
Ямашев бульвары күренеше
  • 4нче/14А йорт — Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе
  • 21нче йорт — «Престиж» автомәктәбе
  • 33нче йорт — КФУ Яр Чаллы институтының (филиал) инженер-төзүче бүлекчәсе бинасы
  • Балалар сәнгать мәктәбе бинасы (Батенчук урамы, 7)
  • Ак Барс банкы бинасы(Батенчук урамы, 18)
  • Студентлар урамы зираты
  • Сугышчы-интерационалистларга һәйкәл
  • Чик сакчыларына һәйкәл
  • Чернобыль АЭСы афәтен юк итүчеләргә багышланган сквер

Бульвар башында «Tatarstan» бизнес-отеле (Ямашев бульвары, 29А / Гидротөзүчеләр урамы, 18А) урнашкан. Ямашев бульварыннан аңа якын гына урнашкан Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музеена (Гидротөзүчеләр урамы, 16), Владимир Высоцкий һәйкәленә, 9 Май скверына, Ватан-ана һәйкәленә, Муса Җәлил һәйкәленә үтәргә мөмкин.

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү