Ялганма линзалар

Ялганма линзалар
Сурәт
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/contact_lenses[1]
 Ялганма линзалар Викиҗыентыкта

Оптик линзалар үзгәртү

Төп максат — күрү үткенлеген арттыру, әгәр килеп чыкмаса күзлек куллану.

1. Кератоконус белән бәйле дөрес булмаган астигматизмда күзлек файдасыз булганда кератопластика алдыннан каты ялганма линзалар кулланып була. Мөгезкатлау трансплантациясеннән соң астигматизм белән авырулар шулай ук линзалар куллана ала.

2. Мөгезкатлау төзелешенең өске бозылуларын каты ялганма линзалар билгеләп төзәтәләр, алар мөгезкатлауның рефракцион өслегенең тигезләвен тәэмин итә. Бу вакытта өслекнең бераз кытыршылыгы шартында күрү үткенлеге арта ала.

3. Анизометропия, мәсәлән катаракта хирургиясеннән соң күзлек белән бинокуляр күрү булмаган очракта (анизейкония һәм призматик йогынты өчен)

Дәвалау линзалары үзгәртү

Офтальмологик патология белән авырулар линза кигәндә өзлегүләр барлыкка килү куркынычлыгы арта, шуңа күрә уйланылган файда һәм мөмкин булган куркынычлыкны җентекләп исәпкә алырга кирәк. Җентекләп күзәтү иртә диагноз кую һәм чир дәвалавын тәэмин итә. Линза төрен сайлау офтальмологик патология сыйфатына бәйле.

Эпителий регенерациясен көчәйтү үзгәртү

1. Дәвамлы төзәлмәүче эпителий кимчелекләре кабакларның җәрәхәтләүче йогынтысыннан саклану шартларында тизрәк төзәлә. Нәтиҗә эпителий һәм нигез мембранасы арасында ярымдесмосомаль бәйләнешләр кайту белән бәйле.

2. Мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләре эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе белән бәйле һәм дәвамлы кия торган ялганма линзалар билгеләүне таләп итә. Посттравматик эрозияләрдә гадәттә берничә атна дәвамында линзалар кию җитә.

Авыртуны басучы тәэсир үзгәртү

1. Кабарчыклы кератопатия — бандажлы йомшак ялганма линзаларга күрсәтмә, алар мөгезкатлауның ачылган нерв азакларын кабакларның җәрәхәтләүче йогынтысыннан саклый. Линза кабарчыкларны тигезли һәм аларны таралган мөгезкатлауның җиңелчә шешүенә күчерә, ә 5% гипертоник эремәне тамызу шешү кимүенә һәм күрү яхшыруга китерә. Әкренләп кабарчыклар утырганда һәм җөйләнү үсеш алганда әкренләп линзалар киюне туктаталар.

2. Мул яшь түгелү белән барган җепсыман кератит ми кәүсәсе җәрәхәте һәм эссенциаль блефароспазм белән авыруларда билгеләнә.

Бу очракларда йомшак ялганма линзалар кию һәм консервантсыз ацетилцистеин тамызуны билгелиләр.

3. Башка күрсәтмәләргә өске нокталы Тигесон кератиты һәм керфекләр дөрес үсмәгәндә мөгезкатлау эпителиен саклау керә.

Мөгезкатлау бөтенлеген саклау үзгәртү

1. Десцеметоцелене тишелүне булдырмау һәм табигый төзәлү барышы шартларын ясау максаты белән тыгыз йомшак яки зур диаметрдагы склераль линза белән вакытлыча ябып була.

2. Мөгезкатлауның кечкенә җәрәхәтләр кырыен беркетү һәм туры китерү мөгезкатлау төзәлүенә булыша. Җәрәхәт, трансплантат чире, трабекулэктомиядән соң артык фильтрациядә кулланалар. Зур булмаган тишелүләр цианоакрилатлы җилемле бандажлы ялганма линза белән ябыла ала, бу җилемнең тупас өслеге белән кабакларны ярсытудан саклый.

Башка күрсәтмәләр үзгәртү

1. Птоз, бу очракта линзалар күз миопатиясе белән авыруларда өске кабаклар өчен терәк була.

2. Җөйләүче конъюнктивит белән авыруларда симблефаронны булдырмау өчен гөмбәз конъюнктивасын саклау.

3. Гидрогельле линза белән импрегнация өчен урынлы дарулар тапшыруын яхшырту.

Мɵмкин кыенлыклар үзгәртү

Контакт линзалар куллануы тубəндəге кыенлыкларны узенə иярту мɵмкинлеге бар.[2]

  • Инфекцион авырулар (коры кератоконъюнктивит, башка конъюнктивитлар həм башкалар).
  • Аллергия реакциялəре.
  • Куз корнеясына кислород керу бозылуы сəбəпле гипоксик реакциялəр
  • Корнеяныӊ механик бозылуы.[3]

Гигиена кагыйдəлəрен башкармаганда həм линзаларны дɵрес чистартмаганда – линзаларны махсус чистарту раствор белəн эшкəртəлəр – кузнеӊ аскы ɵлеше инфекциялəнуе мɵмкин. Кулланма вакытын утəмəу, даими рəвештə линзаларны артык куллануы, кислород уткəручəнлеге тубəн булган линзалар куллануы – бу шартларда кан тамырларыныӊ куз корнеясына эзлекле усеп керə торган (корнея неоваскуляризациясе) мɵмкинлеге бар. Башка, еш кына кире кайтарылмас həм килəчəктə контакт линзалар куллануга каршы килгəн кыенлыклар уртага чыга.[4]

Өзлегүләр үзгәртү

Мөгезкатлау метаболизмы өчен кислородның күпчелек өлеше атмосферадан килә һәм яшь пәрдәсеннән үтеп керә. Эндотелий кислородны күз эчендәге сыекчадан ала. Ялганма линза яшь пәрдәсе чигендә урнаша һәм мөгезкатлауга кислород үтеп керүе өчен киртә ясый. Линза хәрәкәте һәм линза артында оксигенацияләнгән яшьнең циркуляциясе — мөгезкатлауга кислород китерүдә мөһим механизм. Ялганма линза булу гадәти яшь циркуляциясен үзгәртә ала, бу тукымаларның механик һәм гипоксияле зарарлануы сәбәбе була. Моның өстәвенә, линзада аксымнар һәм күзәнәкле детрит утыра, алар күз өслеге белән бәйләнешкә керә. Ялганма линзалар артыннан карау чаралары кискен һәм хроник кератопатия үсеше сәбәбе була ала. Үз вакытында ялганма линзаларны алмаштырмау, начар гигиена һәм дөрес сайланмаган линзалар өзлегүләр үсеше сәбәбе була ала. Озак вакыт линзалар киеп йөргәндә эпителий сирәкләнә һәм тактиль сизгерлеге кими. Ялганма линзалар киеп йөрү шулай ук бергә булган күз патологиясен кискенләштерә ала. Ялганма линзалар киеп йөрү белән бәйле зур күзәнәкле имчәкле конъюнктивит 8 нче бүлектә тасвирланган.

Механик һәм гипоксияле кератитлар үзгәртү

Ялганма линзаның кислород өчен үтешлеге (DK/t мәгънәсе) җитәрлек булмаска мөмкин. Тыгыз утыручы ялганма линзалар күзне йомганда күчмиләр һәм линза артында яшь циркуляциясен киметә. Йокы вакытында линза күчкән булса, бу ябык кабакларда көчәя. Гипоксия анаэроблы метаболизм һәм лактоацидозны көчәйтә, бу сәламәт киртәне җимерә һәм мөгезкатлауның помпа механизмын боза. Мөгезкатлау ялганма линза яки линза астына эләккән чит җисем белән зарарлана ала.

1. Өске нокталы кератит — иң таралган өзлегү. Үзгәрешләр күренеше этиологияне күрсәтә ала, мәсәлән мөгезкатлауның 3 һәм 9 сәгать ноктасында буялу чыганаклары тулы булмаган күз йому һәм каты ялганма линзалар кигәндә кибү белән бәйле.

2. Тыгыз утыручы линза синдромы буразна булу һәм мөгезкатлау тирәли конъюнктива эпителие буялу белән сыйфатлана.

3. Кискен гипоксия эпителиаль микрокисталар (рәс. 9.65а), некроз һәм эндотелий куыклары барлыкка килү белән сыйфатлана. Линзаны салганнан соң берничә сәгать дәвам иткән чагылган авырту синдромы белән бергә булган макроэрозия үсеш алырга мөмкин.

4. Тамырлану һәм липидлар утырмасы нәтиҗәсендә хроник гипоксия (рәс. 9.65б).

5. Дәвалау сәбәпкә бәйле.

• Кислород үтешлеген линзаны югарырак DK/t күрсәткече белән линзага алмаштыру белән арттыру, мәсәлән газ үткәрүче каты ялганма линзалар яки силиконгидрогельле йомшак линзалар.

• Хәрәкәт амплитудасы арту белән линзаның дөрес утыруы.

• Линзалар киеп йөрү вакытын киметү.

NB 1,5 мм кимрәк өстәге периферик неоваскуляризация миопия белән ялганма линзалар киючеләрдә еш күзәтелә һәм идарә ителә ала.

Иммун җавап белән бәйле кератит үзгәртү

Ялганма линзалар киеп йөрү белән бәйле кискен «кызыл» күз синдромы мөгезкатлауның кырыйдагы инфильтратлары белән бәйле була ала, бу мөгаен, бактериаль токсиннарга гиперсизгерлек җавабы нәтиҗәсе булып тора. Механизмы блефарит белән бәйле кырый кератиты механизмы кебек.

1. Билгеләре. Кызыл күз белән бергә кырыйдагы инфильтратлар һәм эпителийның минималь яки кимчелеге гел булмау (рәс. 9.65в).

2. Алып бару алымнары. Барыш беткәнчегә кадәр ялганма линзалардан баш тарту. Урынлы антибиотиклар һәм авыр очракларда диагноз шик тудырса, стероидлар кулланалар.

Дәвалау — бактериаль кератитта кебек. Линза урнашуын үзгәртү һәм туры килгән гигиена чараларын үткәрү шулай ук мөһим.

Токсик кератит үзгәртү

Мөгезкатлауның кискен химик зарарлануы водород перекисе яки ӨАМ сакланган линза белән элемтә белән бәйле була ала. Хроник токсик зарарлану озак вакыт тиомерсал яки бензалконий хлориды кебек дезинфекция чараларын куллану белән килеп чыга ала. Тиомерсаллы кератопатия механизмы өлешчә гиперсизгерлек җавабы эшләтүдән гыйбарәт, бу эпителийның кәүсә күзәнәкләренең саны ачык кимүгә китерә.

1. Билгеләре

• Линза кигәндә кискен авырту, кызару һәм хемоз. Бу күренешләр 48 сәг. дәвамында тулысынча басыла ала.

• Хроник зарарлануда мөгезкатлау һәм конъюнктиваның лимб өлешендә тамырлануы һәм җөйләнүе (рәс. 9.65г).

2. Алып бару алымнары. Көндәлек ялганма линзалар һәм консервантсыз дезинфекция чараларын куллану (водород перекисе яки кайнату).

NB Ялганма линзалар белән бәйле өзлексез проблемалар белән кайбер авыруларда рефракцион хирургия күрүне төзәтүдә альтернатив ысул була ала.

Үлекле кератит үзгәртү

Ялганма линзалар киеп йөрүче шәхесләрнең бактериаль кератит үсешенең югары куркынычлыгы бар. Каты ялганма линзалар киеп йөргәндә куркынычлык минималь булачак. Яшь пәрдәсендәге бактерияләр нормада мөгезкатлау эпителие белән бәйләнә алмый, әмма эпителий зарарланганда һәм гипоксиядә бактерияләр аңа үтеп керә һәм инфекциянең чыганагы була ала. Бактерияләр һәм амебалар (P. aeruginosa һәм Acanthamoeba spp.) линзалар артыннан начар карау яки бу максат белән суүткәргеч суын кулланганда мөгезкатлауга шулай ук үтеп керә ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.