Якуп Чанышев — Совет гаскәренең танылган командиры, генерал-лейтенант.

Якуп Чанышев
Туган телдә исем Якуп Җиһангир улы Чанышев
Туган 10 март 1892(1892-03-10)
Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тукай авылы
Үлгән 6 ноябрь 1987(1987-11-06) (95 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы, ССБР байрагы
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре хәрби, генерал-лейтенант
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Алман-совет сугышы һәм Русия ватандашлар сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены (1945) Ленин ордены (1945) Октябрь инкыйлабы ордены (1982) Кызыл Байрак ордены (1924) Кызыл Байрак ордены (1944) Кызыл Байрак ордены (1945) Кызыл Байрак ордены (1947) 1нче дәрәҗә Кутузов ордены 2нче дәрәҗә Суворов ордены 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены (1967)
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Якуп Җиһангир улы 1892 елның яңа стиль белән 10 мартында (искечә 27 февраль) Стәрлетамак өязенең Тукай авылында туа. Алтын ятмалары хуҗалары Рәмиевләрнең якын туганы. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

Үз гомеренең 45 елын хәрби хезмәткә багышлаган, өч сугышта катнашкан.

Беренче империалистик сугыштагы батырлыклары өчен «Георгий тәресе» ордены һәм унтер-әфисәр, соңга прапорщик дәрәҗәсе бирелгән.

1917 елның мартында Чанышев Казанда РСДРП(б) сафына кергән. Солдатлар арасында агитация эше алып барган.

1нче Татар бригадасында әртиллирия башлыгы була. Аның составында Дутов, Колчак каршы сугыша, Урта Азиядә Совет хакимлеген урнаштыра. 1920 елда, бригаданың 1нче комиссары Бәкер Белоусов һәлак ителгәч, бригадный комиссар итеп билгеләнә.

Гражданнар сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Хәрби академиядә укыган, илнең төрле төбәкләрендә хәрби берләшмәләргә җитәкчелек иткән. 1925-1932 елларда Казанда урнашкан укчы дивизия командиры булган.

1937 елның 13 маенда Ташкәнттә кулга алына. Аны троцкийчы оешмада катнашуда гаеплиләр. 1939 елны татарларның аңлы, зыялы кешеләрен юкка чыгару тамашасын күзәтеп туйган Мәскәү прессны бераз бушата төшә. НКВД оешмасы арасында «чистарту» оештырыла. 1939 елда, 1-4 декабрьдә узган, Идел буе хәрби округының хәрби трибуналында үз гаебен танымый. Хәрби мәхкәмә аклау карары чыгара. Шул вакыттарак иреккә Гыйлем Камай, Нигъмәт Еникеев, Борис Арбузов һ.б. чыгарыла.

Бөек Ватан сугышын кичеп, Берлингача барып җитә. Тыныч төзелеш чоры башлангач, Генштабның Югары хәрби академиясендә укыта. 1958 елда отставкага чыга.

Әндиҗан шәһәренең шәрәфле шәһәрдәше.

Тавыш язмалары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү