Юхмачы районы (рус. Юхмачинский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Базарлы Матактан Көньякка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньягында урнашкан. Административ үзәк - Юхмачы авылы.

Юхмачы районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Юхмачы

Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1956 елның 7 декабре

Рәсми телләр

татар, рус

Тарих үзгәртү

Юхмачы районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының һәм Казан наместниклыгының Спас өязе Юхмачы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Спас кантоны Юхмачы вулысында, 1930 елдан 1944 елга кадәр Әлки районы Юхмачы авыл советында һәм Кузнечиха районында урнашкан.

1944 елның 19 февралендә Әлки һәм Кузнечиха районарыннан бүленеп чыгу юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1956 елның 7 декабрендә Юхмачы районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Әлки һәм Кузнечиха районарына тапшырыла.

Хәзерге вакытта районның күп өлеше Әлки районы составында, калганы - Норлат һәм Спас районнары составында.[1]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Юхмачы районы 15 авыл советына бүленгән: Апак, Борискино, Югары Әлморза, Каракүл, Нәлет, Түбән Әлки, Түбән Кәчи, Иске Сихтермә, Иске Тумба, Иске Хурада, Иске Ямки, Татар Әхмәте, Чуаш Броды, Шибаш, Юхмачы.[1] Район мәйданы 865 км² тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Районда 8 колхоз эшләп килгән була[2]:

  • "Динамо" - Урта Әлки авыл советы;
  • "Канаш" - Иске Сихтермә авыл советы;
  • "Кызыл басу"- Иске Камка авыл советы;
  • "Малалла" - Түбән Кәчи авыл советы;
  • "Яңа авыл" - Иске Сихтермә авыл советы;
  • "Пчела" - Иске Сихтермә авыл советы;
  • "Спартак" - Шибаш авыл советы;
  • "Яшь көч" - Түбән Әлки СМС.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр үзгәртү