Юрий Васильевич Власов (1961 елның 22 июне, Прикумск, Ставрополь крае2019 елның 9 гыйнвары, Владимир[1]) — икътисадчы, Владимир өлкәсенең беренче губернаторы (1991 елдан 1996 елга кадәр). Бөтенроссия икътисад һәм төзелештә инвестицияләр академиясе академигы.

Юрий Власов
Туган 22 июнь 1961(1961-06-22)
Будөнновск, Ставрополь крае, РСФСР, СССР
Үлгән 9 гыйнвар 2019(2019-01-09) (57 яшь)
Владимир, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Дәүләт идарә университеты[d]
Һөнәре икътисадчы, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе

 Юрий Власов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Юрий Власов 1961 елның 22 июнендә Ставрополь краеның Прикумск шәһәрендә туган.

1983 елда Мәскәү идарә институтын тәмамылй. 1988 елда аспирантураны тәмамылй. Икътисад фәннәре кандидаты.

1983 елдан 1985 елга кадәр — Пятигорск йорт төзү заводы экономисты. 1985 елдан 1986 елга кадәр — Фәнни-тикшеренү институтының икътисадый тикшеренүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре (Владимир шәһәре). 1988 елдан — Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ящур институтының кече фәнни хезмәткәре (Владимир шәһәре).

1990 елда Владимир өлкә Советы депутаты итеп сайлана. 1991 елның сентябрендә Владимир шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, аннары 25 сентябрьдә Владимир өлкәсе администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 1993 елның декабрендә беренче чакырылыш Федерация Советы депутаты итеп сайлана, Федерация Советының бюджет, финанс, валюта һәм кредитны җайга салу, акчалата эмиссия, салым сәясәте һәм таможня җайга салу комитеты әгъзасы була. 1996 елның гыйнварында икенче чакырылыш РФ Федерация Советы составына керә, Икътисадый сәясәт мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы, аннары социаль сәясәт мәсьәләләре комитеты әгъзасы була.

1996 елның декабрендә, 21% тавыш җыеп, Владимир өлкәсе губернаторы постына Николай Виноградовка оттыра[2].

1997 елдан 2001 елга кадәр Россия Банкының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. 2000 елда Владимир өлкәсе губернаторы вазыйфасына кабат сайлана, 15,96 % тавыш җыеп, икенче урынны ала.

2001 елдан 2003 елга кадәр — Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты фәнни консультанты, директоры вазыйфаларын башкаручы.

2004—2006 елларда — Шәһәр икътисад институтының төбәк программалары җитәкчесе (Мәскәү шәһәре).

2007 елдан 2010 елга кадәр — «Халыкара финанс үзәге» институты проректоры, дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире.

2010 елдан башлап гомер ахырына кадәр — РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү программалары директоры.

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, кызы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Умер Юрий Васильевич Власов
  2. Выборы в местные органы власти. pravo.levonevsky.org.

Сылтамалар үзгәртү