Юнысовлар йортыКазанда, Иске Татар бистәсендә, Габдулла Тукай һәм Сафьян урамнары чатында урнашкан 81/9 йорт, тарихи биналар комплексы. XIX гасыр уртасында төзелгән. Татарстанның мәдәни мирас объекты.[1]

Юнысовлар йорты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Входит в состав списка памятников культурного наследия список объектов культурного наследия: Казань (часть 1)[d]
Мирас статусы выявленный объект культурного наследия России[d]
Ирешү улица Габдуллы Тукая, 81
Карта

Тарихы үзгәртү

 
Юнысовлар йорты

XIX гасыр уртасында бу участокны беренче гильдия сәүдәгәре И. Г. Юнысов сатып ала. Ул шушы участокта, Екатерина (Тукай) һәм Өченче Поперечный (Сафьян) урамнарның кызыл сызыклары чатында, почмак йорт төзи. 1851 елга кадәр булган бина төп йорт белән бергә төзелә һәм тоташә. 1930 елда ике бина да архитектор А. Э. Спориус проекты буенча биш катка кадәр төзелә, конструктивизм стилендәге «Меховщиклар йорты» торак комплексының ике бинасы бер бөтен булып. 2012 елда ике йорт та авария хәлендә дип табыла һәм яшәүчеләр күчерелә. 2012 елда реставрация вакытында өстәп төзелгән катлар сүтелә (1995 елда биш катлы йорт урындагы әһәмият мәдәни мирасы объекты дип танылса да). Юнысовлар утарының иске биналары сакланып калган проект сызымнары һәм сакланган фундамент фрагментлары буенча торгызылган. Реставрацияне ASG төркеме Ф. М. Зәбирова проекты буенча башкарды.[1].

Архитектура үзгәртү

Почмак (төп) йорт иртә классицизм стилендә төзелгән. Аскы катның тәрәзәләре турыпочмак уемлы. Өске катның тәрәзәләре өчпочмаклы кәрнизләр белән бергә ярымциркуль формасендагы куыш эчендә ята. Элеккеге хезмәт бинасы, Юнысовлар утары белән уртак фризлы һәм кәрнизле булса да, төп фасад башка төрле биеклек һәм тәрәзә ритмы буенча яхшы аерылып тора. Антресоль катның тәрәләре н реставрацияләгәннән соң, яңа өлеше кабарынкы булып урамга чыгарылган.[1].

Архив документы 1872 елгә кадәр йортны күз алдына китетергә мөмкинлек бирә. Үзгәртеп кору сәбәбе дә күрсәтелгән - 1871 елгы янгын.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Усадьба Юнусовых (2 строения) // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 622—623. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Журнал Казань


Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани