Юнона Карева, Юнона Илья кызы Карева (рус. Юнона Ильинична Карева (Каражеляскова), 1933 елның 7 июле, ССРБ, Украина ССР, Харьков2013 елның 27 мае, РФ, ТР, Казан) — Казан Зур театры актрисасы, Казан театр училищесы укытучысы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның (1997) һәм Русиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Юнона Карева
рәсем
«Жаркое лето в Берлине» спектаклендә
Туганда бирелгән исеме:

Юнона Илья кызы Фрейдман

Туу датасы:

7 июль 1933(1933-07-07)

Туу җире:

ССРБ, Украина ССР, Харьков

Үлем датасы:

27 май 2013(2013-05-27) (79 яшь)

Үлем җире:

РФ, ТР, Казан

Һөнәре:

драма актеры, педагог, режиссер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1955 – 1992

Бүләк һәм премияләр:

РФ атказанган сәнгать эшлеклесе - 2005ТАССР атказанган артистыТР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1997

IMDb:

ID 0440337

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1933 елның 7 июлендә Украина ССР Харьков шәһәрендә инженер-төзүче Илья Фрейдман белән җырчы-пианинода уйнаучы Елена Каражеляскова гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында Пензада, Новосибирскида эвакуациядә була. Туган шәһәре дошманнан азат ителгәч, Харьковка кайта. М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училещесын тәмамлаган (1955). Беренче ире Всеволод Платов белән Казан Зур театрына эшкә килә. 1949 елда әтисенең яһүд Фрейдман фамилиясе урынына алган әнисенең болгар фамилиясе Каражелясковадан сәхнә псевдонимы Карева ясала. 19551992 елларда — Казан Зур театрының әйдәүче актрисасы. Бер үк вакытта, 1971 елдан башлап, Казан театр училищесындә укыта.

Иҗаты үзгәртү

 
Ю. Карева — Галина Желтовская («Место встечи изменить нельзя», 1979)

Казан Зур театры сәхнәсендә 100 дән артык роль башкарган. Кайбер рольләре: Ирина («Деле о любви»), Агния («Традиционный сбор»), Анхела («Ход конем»), «Жаркое лето в Берлине», Лиза Тураева («Перед зеркалом», Вениамин Каверин романы буенча Алла Бабенко сәхнәгә куйган).

1971 елдан башлап (1992 елдан штатта торып), Казан театр училищесындә укыта, РФ халык артисты Вадим Кешнер белән унбер курс укытып чыгара[1]. Шәкертләре арасында: Юра Ильин (Качалов театрының баш режиссеры), Татарстанның халык артисты Галина Юрченко, Елена Калаганова, Алсу Густова, Гүзәл Шакирҗанова (Казан яшь тамашачы театры актрисалары), Рәшит Заһидуллин (Казанның Тинчурин театрының элекке баш режиссеры), Айсылу һәм Павел Федотовлар (Краснодар), Россиянең атказанган артисты Сергей Угрюмов (МХАТ һәм кино актеры), Гуля Галәвиева (Мәскәү режиссеры), Мәскәүнең «Мир лиц» театрын оештыручы Алексей Балясов, Чулпан Хаматова (Казанда бер ел укыгач, Мәскәүгә китә)[2].

Фильмография үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире ― Всеволод Платов (1929—2004), актер.
Икенче ире ― Станислав Говорухин (1936—2018), кинорежиссер. Улы Сергей Говорухин (1961—2011), кинорежиссер.
Өченче ире ― Марат Таҗетдинов (1939—2002), Татар дәүләт филармониясе директоры (1973—1988).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү