Юлай Гайнетдинов

Юлай Гайнетдинов (Юлай Ишбулды улы Гайнетдинов, баш. Юлай Ишбулды улы Ғәйнетдинов) – курайчы артист, журналист, БР халык артисты (1994), РФ (2003) һәм БАССР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2002).

Юлай Гайнетдинов
Юлай Ғәйнетдинов
Туган телдә исем Юлай Ишбулды улы Гайнетдинов
Туган 8 гыйнвар 1954(1954-01-08) (70 яшь)
Баймак районы Югары Таулыкай авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре курайчы артист
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Җефет Гүзәл Нәҗип кызы
Балалар кызы Айгөл, скрипкачы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (2002)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 8 гыйнваренда БАССР Баймак районы Югары Таулыкай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат- мәктәпне, дәүләт университетын (1975), сәнгать училищесын (1984) тәмамлый. Уфада дәүләт университетында (1975-1978), сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбендә (1984-1989) укыта. БАССР исәп идарәсенең хисап үзәгендә (1978-1989) программачы, республика халык иҗаты үзәгендә (1989-1991) бүлек мөдире, БСТ каналында (1991-2008) «Хәзинә» иҗат берлеге җитәкчесе, БР архив идарәсендә (2008-2014) җитәкче урынбасары булып эшли.[1]

Иҗаты үзгәртү

БР курайчылар берлеген оештыручыларның берсе. Әлеге музыка коралында виртуоз уйнауга ирешкән курайчы. Әдһәм Искуҗин һәм Кәрим Дияровның шәкерте. Җырчылар Сөләйман Абдуллин, Флюра Килдиярова, Абдулла Солтанов белән чыгыш ясый.[2] БСТ каналында халык иҗатына багышланган 300 тапшыру әзерләп, эфирга чыгара.

Репертуары үзгәртү

300 курай көе, шул исәптән 100 озын көй: «Карасакал маршы», «Батырша», «Калмантай», «Наполеон Бонапарт», «Башкорт краковягы», «Урал», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Чыңрау торна» һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү