Юлай Азналин, Юлай Азнал улы (17291730 еллар[2] – як. 1797 ел, Рогервик) – 1750-еллардан башлап башкорт йөзбашы, 1766 елдан Уфа провинциясе Шайтан-Көдәй олысы старшинасы. Салават Юлаевның атасы. Үз кешеләре белән Ырынбур чик буйларын саклауда катнаша, ике тапкыр ерак походларга чыга. 1711 елның маенда Джунгариягә Идел буеннан качып киткән калмыкларны эзәрлекләүдә 300 башкорт атлы хәрбидән торган төркемне җитәкли. 17721773 елларда Польша конфедератларының баш күтәрүен бастыруда катнашкан 3000 башкорт атлы гаскәриеннән торган төркемдә хезмәт итә.

Юлай Азналин
Туган телдә исем Салават Юлай улы
Туган 1729(1729)
Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе
Үлгән 1797(1797)
Рогервик ныгытмасы, Палдиски, Эстония
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре шагыйрь
Җефет Азнабикә[1]
Балалар Салават Юлаев

1773 елның декабрендә Пугачев баш күтәрүенә кушыла. 1774 елның көзендә җиңелүен танып 31 октябрьдә карательләргә бирелә. Эстляндиягә сөргенгә җибәрелә һәм гасырның азагында сөргенлектә үлә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Шәкүр Р. З. Арҙаҡлы башҡорттар. Ғилми-биографик очерктар. Тулыландырылған 2-се баҫмаһы — Өфө: Китап, 2005. — 376 б. — ISBN 5-295-02098-3. (баш.)
  2. БИОГРАФИЧЕСКИЙ УКАЗАТЕЛЬ (рус.)