Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек

Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр.

Bi-2223 Югары температуралы үтә үткәргеченең кечкенә үрнәге
Bi2212 кристаллик төзелеше

Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була.

Купратлар үзгәртү

Гадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала.

Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.

Чик температурасы (Tc), кристалл төзелеше кайбер югары-Tc үтә үткәргечләрдә
Кушылма Билге Tc (K) Cu-O катлар саны
кристаллик рәшәткәдә
Кристалл төзелеше
YBa2Cu3O7 123 92 2 Орторомбик
Bi2Sr2CuO6 Bi-2201 20 1 Тетрагональ
Bi2Sr2CaCu2O8 Bi-2212 85 2 Тетрагональ
Bi2Sr2Ca2Cu3O10 Bi-2223 110 3 Тетрагональ
Tl2Ba2CuO6 Tl-2201 80 1 Тетрагональ
Tl2Ba2CaCu2O8 Tl-2212 108 2 Тетрагональ
Tl2Ba2Ca2Cu3O10 Tl-2223 125 3 Тетрагональ
TlBa2Ca3Cu4O11 Tl-1234 122 4 Тетрагональ
HgBa2CuO4 Hg-1201 94 1 Тетрагональ
HgBa2CaCu2O6 Hg-1212 128 2 Тетрагональ
HgBa2Ca2Cu3O8 Hg-1223 134 3 Тетрагональ

Интерметаллидлар үзгәртү

2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә.

Тимер нигезендәге үтә үткәргечләр үзгәртү

2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган.

Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора.

Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К.

Күкертле су тудыргыч үзгәртү

2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитә[1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.nature.com/news/superconductivity-record-sparks-wave-of-follow-up-physics-1.18191