Этнолект дип аерым  этник яки мәдәни астөркем белән бәйле булган үзенчәлекле тел атала. Этнолектны куллану шәхесне берәр җәмгыять әгъзасы булганын билгеләүче тамга була ала. Тел этник төркем һәм диалект төшенчәләрен берләштерә.

Этнолект
Кайда өйрәнелә социолингвистика[d]

Термин беренче тапкыр Аурупадан килгән иммигрантларының балалары бердән-бер телләре булаган инглиз телен тасвирлау өчен Нью-Йорк штатының Буффало шәһәрендә кулланыла кулланылышка керә.[1]

Этнолект төшенчәсе лингвистик вариациясе һәм этник кемлеккә бәйле. Тел социологы Joshua Fishman фикеренчә, бүгенге көн җәмгыятьләрдә урын алучы телләрнең стандартлаштырылу һәм милләтчелек процесслары тел кулланучылары игътибарына тел белән этнос арасындагы бәйләнешләрне китерә.[2]

Берәр этноска бәлелек төшенчәсе берәр лингвистик вариациясенә тел кулланылышының иҗтимагый аспектлары күзлегеннән тәэсир итә ала. Этник төркемнәрнең бер-берсенә карата мөгамәләләре аларның телнең кулланылышына тәэсир итә ала. Диалектлар фонологик, синтактик һәм лексик вариацияләре буенча аерыла ала. Шундый лингвистик үзенчәлекләр аерым этник төркемнең иҗтимагый маркерлары буларак әһәмият ташый ала.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Carlock, Elizabeth; Wölck, Wolfgang (1981). "A method for isolating diagnostic linguistic variables: The Buffalo ethnolects experiment". in David Sankoff and Henrietta Cedergren. Variation Omnibus. Edmonton: Linguistic Research. pp. 17-24. 
  2. 2,0 2,1 Fishman, Joshua (1997). "Language and ethnicity: The view from within". in Florian Coulmas. The Handbook of Sociolinguistics. Oxford: Blackwell. pp. 327-343.