Эстәрлебаш мәдрәсәсе

Эстәрлебаш мәдрәсәсе – Уфа губернасының Эстәрлебаш авылында эшләүче мәртәбәле мөселман дини уку йорты. 1720-1923 елларда эшләде.

Эстәрлебаш мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1720 ел1919
Ректор (мөдәрис)

Эстәрлебаш революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Ул мәдрәсә 1640-1660 елларда ачылган һәм Петр I тарафыннан 1720 елда рөхсәт ителгән. Сәбәбе – Петр I Эстәрлебаш мәдрәсәсенә килеп укыган казакъ-кыргыз шәкертләре аркылы, киләчәктә яулап алынырга тиешле Урта Азия җирләрендәге хәлләр турында мәгълүмат җыю. Урал, Урта Азия, Идел буйларында аны «Кече Бохара» дип атаганнар. Әби патша 1768 елны Казанга килгәч, калада беренче таш мәчетне төзергә рөхсәт бирә. Шул 1768 елга кадәр Россиядә Эстәрлебаш мәчете һәм мәдрәсәсе бердәнбер булганга охшый. Андагы кебек мәдрәсә Казанда, Уфада, Ырымбурда бары тик XIX гасыр башында гына оеша. Әби патша рөхсәт иткәннән соң гына. Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алырга тирә-як төбәкләрдән генә түгел, ерак-ерак җирләрдән дә шәкертләр килгән. Туксуран, Урта Азия, Түбән Новгород, Минзәлә якларынңан да укучылар булган. Мәдрәсәләрнең саны — кырыклап, шәкертләр исә алты йөзләп, кайсы елларда меңнән дә артып киткән. Ә бит бу вакытларда Эстәрлебашта ике мең генә кеше яшәгәне билгеле. Шулай итеп, ул чакта авылдагы һәр өч кешенең берсе шәкерт була.

Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алучылардан соңрак күп кенә күренекле дин әһелләре, имам-хатыйплар, ишаннар, ахун-мөфтиләр үсеп чыккан. Шулай ук мәшһүр укытучы-мөгаллимнәр һәм татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән шагыйрь-язучылар һәм фән эшлеклеләре укыган биредә. Мәдрәсәне тәмамлаучылар үзләренең туган татар, башкорт, казакъ телләреннән башка гарәп, фарсы, төрки телләрне дә яхшы үзләштереп, ул телләрдә язышып һәм үзара иркен сөйләшеп аралаша алган. Монда математика, география, биология, рус теле һәм башка фәннәр укытылган. Эстәрлебаш мәдрәсәләрен тәмамлаган күренекле шәхесләрне саный китсәң, бик күпкә җыелыр иде. Монда укыган һәм укыткан җәмәгать эшлеклеләренең татар-башкорт халкы арасында белем-мәгърифәт таратучы күренекле кешеләр булуы бәхәссез.

Пугачев явы алдыннан Эстәрлебаш мәдрәсәсендә Емельян Пугачев гаскәрендә булачак алты полковник укыган. Алар: Кинҗә Арсланов (Пугач патшаның штаб начальнигы), Юлай Азналин ("Азналин" фамилиясен руслар биргән. Ул – Казналы. Казан ягы байларыннан чыккан шәхес, шуңа күрә атамасы "Казналы". Милләте белән Зәй буе татары), Салават Юлай улы, Канзәфәр Усаев, Каранай Мораты (Эстәрлебаштан 16 чакрым ераклыктагы Каранай авылыннан), Абдулла Әмиров (Эстәрлебаш кешесе).

1905 елга кадәр татар шигъриятенең бер үзәге Эстәрлебашта булган. Язучы-шагыйрьләрдән Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Гаделша Богданов, Хөснетдин Жданов, Мифтахетдин Акмулла, Гали Рәфикый, Төхфәт Янәби, күренекле дин әһелләреннән баш мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Габделсәлам Габдрәхимов, Габделвахит Сөләйманов булса, гыйлем ияләре Мирсалих Бикчурин, Габдулла Фәез (Сатыев), Габдулла Фәйзи, Чокан Вәлиханов, Әбелмәних Каргалый, Абдулла Искәндәров, Рифкать Солтанбәков, Зәки Вәлиди Туган, Мирсәет Солтангалиевләр булган. Шакир Тукаев – мәдрәсә мөдәрисе, атаклы Тукай бабай нәселеннән һәм I-II Дәүләт Думасы депутаты. 1898 елда чыккан "Тарих Эстәрлебаш" китабының авторы. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Эстәрлебашта малайлар өчен казна мәктәбе, 1914 елда — кызлар мәктәбе ачыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң барча гарәп графикасында язылган китап-кулъязмаларны, «дингә каршы көрәшәбез» дигән булып, мәдрәсә китапханәсеннән НКВД хезмәткәрләре Эстәрлетамакка алып китеп яндырган. Ә китапханәдә 65 меңнән артык китап була. Исән калганнары да төрле сәбәпләр аркасында югалып һәм урланып беткән. Эстәрлебаш авылының 1905 елга кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр исемлеге тора.

Чыганаклар үзгәртү