Эмилия Һаммаршельд

Эмили Огаста Кристина Һаммаршельд, тумыштан Һолмберг, (швед. Emelie Holmberg); 6 май 1821 ел26 март 1854 ел) — швед чыгышлы Америка композиторы, җырчы, пианист, музыкаль педагог һәм органчы.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 6 май 1821(1821-05-06)[1]
Туу урыны Стокһолм, Швеция
Үлем датасы 26 март 1854(1854-03-26)[1] (32 яшь)
Үлем урыны Чарлстон, Көньяк Каролина, Америка Кушма Штатлары
Үлем сәбәбе послеродовые осложнения[d]
Һөнәр төре җырчы, композитор, пианист
Укытучылары Эдуард Брендлер[d]
Музыкаль инструмент фортепиано[d] һәм тавыш[d]
Әгъзалык Шведская королевская музыкальная академия[d]

Швециядәге тормышы үзгәртү

Эмили Һолмберг Стокгольмда, Швецияда туган. Аның әти-әнисе сәүдәгәр Карл Кристиан Һолмберг (Carl Holmberg Christian) һәм аның хатыны Эмили Һеллгрен булган. Музыкаль сәләтләре булган кызны композитор Эдуард Брендлер һәм аның хатыны Ульрика (Бук) Брендлер (1803-1841), укыта башлый. Шулай ук аның белән музыка грамотасы буенча композитор һәм педагог Эрик Дрэйк (1788-1870) һәм композитор һәм органист Йохан Петер Cronhamn (1803-1875) шөгелләнгән. 1836 елда Эмили Һолмберг үзенең башлангыч музыкаль композициясен бастырып чыгара. 1838 елда Эмили Һолмберг беренче тапкыр пианист һәм җырчы буларак чыгыш ясаган. 1841 елда ул Стокгольмда музыка институтына нигез сала. Шул ук елны ул шагыйрә Юлия Найберг белән Парижга сәфәр кыла. Эмили 1841 елның 27 маенда Швед Король музыка академиясенең әгъзасы итеп сайлана.[2][3][4]

Гаиләсе үзгәртү

Эмили Һаммаршельдның өч кызы була. 1854 елда дүртенче баласын тапкан вакытта, Көньяк Каролинаның Чарльстон шәһәрендә вафат була.

Әсәрләре үзгәртү

  • Sånger för en eller flera röster med piano (utg 1835). 12 stycken.
  • Nya sånger med accompagnement af pianoforte (utg 1839).
  • Sånger vid Pianoforte (utg 1841). 9 stycken.
  • Nio sånger vid pianoforte (utg 1843).
  • Sånger med accompagnement af pianoforte (utan år). 8 stycken.
  • Hök och Dufva, text Carl Fredric Dahlgren.
  • Göken gal i lunden, text Karl Fredrik Dahlgren.
  • Ur stormarna ser jag en aflägsen, text Carl Wilhelm Böttiger.
  • Sof, oroliga hjärta, sof, text Johan Ludvig Runeberg.
  • Till skogs en liten fågel flög, text Per Daniel Amadeus Atterbom.

Әдәбият үзгәртү

Hilleström, Gustaf (1971) Kungl. Musikaliska Akademien, Matrikel 1771-1971 (Стокгольм: Nordiska Musikförlaget)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 FemBio database
  2. Holmberg, Emilie Augusta Christina (Wilhelmina Stålberg, P. G. Berg, "Anteckningar om svenska qvinnor /188")
  3. Erik Drake. Svenskt biografiskt lexikon. December 15, 2015 тикшерелгән.
  4. Jöns (Johan) Peter Cronhamn. Svenskt biografiskt lexikon. December 15, 2015 тикшерелгән.