Эмбриология (гр. embryon яралгы + logos сүз, тәгълимат) — организмның яралгыдан үсешен өйрәнә торган фән.

Эмбриология
Сурәт
 Эмбриология Викиҗыентыкта

Анатомия һәм гистология белән бергә, эмбриология морфологияне тәшкил итә; биология фәннәре төркеменә керә. Эмбриология медицина, ветеринария һәм зоотехния белән тыгыз бәйләнгән, акушерлыкның һәм хайваннар үрчетү турындагы фәннең теоретик нигезе булып хезмәт итә. Бүгенге эмбриология, тере организмнарның эмбриональ чорында гына түгел, ә бәлки яралгы алды стадиясендәге үсеше (йомыркаларның һәм сперматозоидларның үсеше) физиологиясен дә колачлап, физиология белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.