Элҗен көне, шулай ук Элҗен көн, Изге пәйгамбәр Ильяс көне (рус. Ильин день, День Святого пророка Ильи) — керәшен татарларының һәм православие диненә караган башка халыкларның бәйрәме. Кайбер төбәк керәшеннәрендә “Илҗин көне” дип тә әйтелә.

Элҗен көне
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Илҗә (Ильяс) пәйгамбәр[d]
Елның көне 20 июль һәм 2 август
 Элҗен көне Викиҗыентыкта
Ильяс пәйгамбәрнең күк йөзендә арбада йөрүе.

Тарих үзгәртү

Элҗен көне 2 августта билгеләп үтелә. Бу көнне чиркәүгә йөрүчеләр, дини эчтәлектәге җырлар җырлап, догалар укып, тәре йөрешенә чыгалар, үзләрен һәм узып баручыларны изге су белән коендыралар. Чиркәүгә әйләнеп кайткач, келәү әйтеп, Бер Аллаһка шөкер кылалар, Аллаһ пәйгамбәре Ильяска акафист укыйлар[1].

Ильяс пәйгамбәр безнең эрага кадәр IX гасырда туа[2].

Дөньядагы күпчелек православие чиркәүләре Ильяс пәйгамбәрне олылау көнен юлиан календаре буенча 20 июльдә билгелиләр.

Рус православие чиркәве шулай ук юлиан календаре белән эш итә.

Григориан календаре буенча бәйрәм 2 августка туры килә.

Католик чиркәве Ильяс пәйгамбәр көнен аерым билгеләми.

Бу бәйрәмдә православие динендәгеләр игенче көнкүреше белән бәйләнгән махсус мөрәсим (рус. обряд) уздыра.

Ильяс пәйгамбәрнең яңгырлар һәм корылык өстеннән хакимлеге булуын аның культы барлыкка килгән Борынгы Грециядә [3] һәм Якын Көнчыгышта да таныганнар.

Ильяс пәйгамбәр күк йөзендә арбада барганда каты тавыш чыгара, яшен атып, еланны эзәрлекли, дип ышанганнар. Бу изге пәйгамбәр хөрмәтенә корылган храмнарның күп булуы аны олылау билгесе булып тора. Ильяс пәйгамбәрне какшамас ныклыгы, саф булуы, Аллаһны данлап көрәшкәне өчен зурлыйлар.

Россиядә христиан дине кабул ителгәч, Элҗен көне славян Аллаһысы — күк күкрәтүче (рус. громовержец) Перун бәйрәмен алыштырган[4].

Элҗен көненең башка исемнәре үзгәртү

 
«Ильяс пәйгамбәр». XIX гасыр. Россия.

рус. Ильин день, День памяти Ильи-пророка, Громобой, Держатель гроз, Громовержец, Сухой и мокрый, Морковник, Богатые соты, Бараний рог, Илья-грозный, Илья немилостивый, Илья сердитый, Илья наделящий, Ильюшечка, Ильюшка, Ильинская, Купальня; белор. Святая Ілля, Ілля-прарок, Ілля, Аля, Галляш; укр. Iлля, Громове свято; серб. св. Илија, Илиjа громовник, Илиндан; болг. Св. Илия, Гръмовник, Гръмоломник, Гръмодол, Аталия ден, Свети Илия гърмовник; пол. Święty Eliasz; чех. Svatý Eliáš[5]

Изге образы үзгәртү

Славян халык традициясендә Ильяс пәйгамбәр - күк күкрәве, күк ялкыны, яңгыр, уңышны һәм уңдырышлылыкны яклаучы. Ильяс - «дәһшәтле изге»[6].

Славян халык риваяте буенча, Ильяс күккә тере килеш алына. Изге күк буйлап утлы (алтын) арбада йөри[7]. Украина ышанулары буенча, кояш - Ильяс пәйгамбәр арбасыннан көпчәк, Киек каз юлы - (канатлы) атларда яисә ак атларда пәйгамбәр йөри торган юл. Күк күкрәү әнә шуннан килеп чыга да инде. Кышын Ильяс чанада йөри, шуңа күрә күк күкрәү булмый. Дөнья бетәр алдыннан Ильяс җиргә төшә һәм Куркыныч Суд турында кисәтеп, өч тапкыр җирне әйләнеп чыга.[[Файл:1668._Ілья.jpg|ссылка=https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D0%B0%D0%B9%D0%BB:1668._%D0%86%D0%BB%D1%8C%D1%8F.jpg%7Cмини%7C249x249px%7C«[[:ru:Илья_(икона_из_Кричева)|Изге(үле сылтама) Ильяс кылыч белән]]». 1668]]

Хорафатлар үзгәртү

  • Авыл кешеләре Элҗен көне алдыннан йортларын җыештыра, хуҗалыкларын, иген кырларын күк күкрәүле яшенле яңгырдан саклау чаралары күргәннәр.
  • Ялтыравыклы көнкүреш әйберләрен, байлыкларын яшереп куйганнар.
  • Элҗен көнендә бер эш тә эшләргә ярамаган – үзенең бәйрәмен хөрмәт итмәгән өчен Ильяс пәйгамбәрнең ачуы килеп, җәзаларга мөмкин дип уйланылган. Калуга губернасында эшкә чыккан кешене үз авылдашлары ук җәзага тарткан: атын туарганнар, дирбиясен кабакка алып барып, сатып эчкәннәр[1].
  • Туй итәргә ярамаган.
  • Бу көнне яуган яңгыр суында юынсаң — сәламәтлегең ныгый.
  • Элҗен көннән соң һава торышы начарая, су коену тыела торган була.

Кызыклы факт үзгәртү

 
Риваять буенча, Ярослов Зирәк Элҗен көнендә шәһәрне нигезләгән.

Элҗен көне РФ Һава-десант гаскәрләре көне белән туры килгәнгә, Ильяс пәйгамбәр Россия һава-десант гаскәрләренең яклаучысы булып санала.

Мәкальләр үзгәртү

  • «Элҗен көне төшкә чаклы җәй, төштән соң көз»,
  • «Элҗен көне өйләдән соң көз».[8]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Миасс сегодня
  2. День Ильи-пророка - Ильин день - праздник, в который купаться нельзя 2014 елның 18 июль көнендә архивланган.
  3. Православная энциклопедия. Том XXII. М.: Церковно-научный центр «Православная энциклопедия», 2009, 236-259 бит. ISBN 978-5-89572-040-0
  4. Holidays/elijahs-day
  5. [1]
  6. [2]
  7. [3]
  8. Татар халык мәкальләре. 1 том. (төзүчесе Нәкый Исәнбәт). Казан, 1959 ел, 915 бит.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. О. В. Котович, И. И. Крук. Золотые правила народной культуры. Минск: Адукацыя i выхаванне, 2010, 592 бит. ISBN 978-985-471-335-9

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү