Эльмира Давыдова

Давыдова Эльмира Минһаҗ кызы (1 февраль 1940 ел30 июль 2018 ел) — музыка белгече, фән кандидаты. 1973-1976 һәм 1982-2002 елларда Башкортстан Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, 1978-1982 елларда — СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре. 1981 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең (1999) һәм Башкорт АССРның (1989) атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Президенты стипендиаты (2008).

Эльмира Давыдова
Туган 1 февраль 1940(1940-02-01)
Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Үлгән 30 июль 2018(2018-07-30) (78 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре музыка белгече

Биографиясе үзгәртү

Эльмира Минһаҗ кызы Давыдова 1940 елның 1 февралендә Кыргыз ССРның Ош өлкәсе Араван районының Тепе-Курган авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туа. 1949 елда гаилә Уфага күчә. Гаилә башлыгы Давыдов Минһаҗ Хөсәен улы Башпотребсоюзда эшли, хатыны Софья Хәмидуллина Башкортстан медицина институтын тәмамлаганнан соң, медик була. Эльмира Уфаның 44-нче гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала.

1962 елда — Уфа сәнгать училищесын, 1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.

1976-1978 елларда СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасында укый (гыйльми җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов). Аны тәмамлагач, «З.Г.Исмәгыйлевнең опера ижатында халык җыры тамырлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1961 елдан БАССР Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары буенча дәүләт комитетының музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, 1965-1968 елларда — Башкорт дәүләт филармониясенең лектор-музыка белгече, 1973-1976 һәм 1982-2002 елларда — Башкортстан Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, 1978-1982 елларда — Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре.

Эльмира Минһаҗ кызының гыйльми эшләре башкорт операсының үсеш тарихына, Башкортстан Республикасының башкаручыларына һәм композиторларына багышланган.

Аның сценарие буенча Г.С.Әлмөхәммәтов турында документаль фильм куела. 1961-1995 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Антология башкирской музыки», «Годы и судьбы», «Мастера искусств Башкортостана», «Музыкальная гостиная» тапшыруларын алып бара.

2018 елның 30 июлендә уфада вафат була[1].

Хезмәтләре үзгәртү

Давыдова Эльмира Минһаҗ кызы — Башкортстан Республикасының музыка тарихы, музыкаль мәдәнияте буенча 200 дән артык гыйльми хезмәт авторы.

  • Давыдова Э. М. Автор знаменитых «Башмачков» / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 2000. — 20 июня.
  • Давыдова Э. М. А говорят, незаменимых не бывает! / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 2002. — 23 окт.
  • Давыдова Э. М. (Минһаҗева Э.) А может, Бетховен среди них? / Э. М. Давыдова // Республика Башкортостан. — 2003. — 3 апр.
  • Давыдова Э. М. А музыка... со знаком минус / Э. М. Давыдова // Сов. Башкирия. — 1991. — 12 апр.
  • Давыдова Э. М. А последний концерт состоялся в ... тюрьме / Э. М. Давыдова // Республика Башкортостан. — 2006. — 12 янв.
  • Давыдова Э. М. Ах, как пел он «Башкирия, славься!» / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 1999. — 11 сент.
  • Давыдова Э. М. В ансамбле только ударные / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 1988. — 2 апр.
  • Давыдова Э. М. Вечно юный голос / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 2000. — 13 сент.
  • Давыдова Э. М. Обзор музыкальной жизни / Э. М. Давыдова // Музыка России.- М., 1980. — Вып.3. — С. 395-397.
  • Давыдова Э. М. Семь дней фестиваля / Э. М. Давыдова // Веч. Уфа. — 1988. — 1 апр.
  • Докучаева А. А. Сто экземпляров необыкновенный биографии / А. А. Докучаева // Истоки. — 2010. — 24 февр.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999)
  • БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989)
  • Россия Федерациясе Президенты стипендиаты (2008).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү