Электростатик потенциал

Электростатик потенциал — электростатик кырның скаляр энергетик сыйфатламасы, кырның ноктасында куелган уңай берәмлекле коргының потенциаль энергиясен тасвирлый.

Электростатик потенциалны исәпләү

СИ системасында үлчәү берәмлеге Вольт белән үлчәнә, 1 В = 1 Дж/Кл

Скаляр потенциал - электродинамикада һәм электростатикада кулланыла торган гомуми төшенчә.

Электростатик потенциал - электрик коргы кыр белән тәэсир итешү потенциаль энергиясенең әлеге коргыга чагыштырмасына тигез:

Электростатик кырның көчәнешлелеге һәм потенциал болай бәйләнгән:

яки киресенчә:

биредә — Набла операторы, ягъни

Электр кыры көчәнешлелеге өчен Гаусс теоремасын кулланып вакуумдагы Пуассон тигезләмәсе чыгарыла:

биредә — электростатик потенциал (вольт), — күләмдәге коргы тыгызлыгы , электрик даими

Потенциалны билгеләү күпмәгънәлеге үзгәртү

Потенциал теләгән даими зурлыкка кадәрге төгәллек белән билгәләнеп була, чөнки тик потенциаллар аермасы физик мәгънәгә ия:

 

биредә:

  — 1 ноктасында потенциал,
  — 2 ноктасында потенциал,,
   коргысын 1-ноктасыннан 2-ноктасына күчерүгә сарыф ителгән кырның эше

Магнит кыры булмаганда потенциаллар аермасы көчәнешкә тигез.

Кулон потенциалы үзгәртү

Кайчакта Кулон потенциалы төшенчәсе электростатик потенциал өчен синоним буларак кулланыла.

Вакуумда ноктай коргы электростатик потенциалы:

 ,

биредә k - коэффициент, мәсәлән СИ системасында:

  = 9·109 В·м/Кл,   — коргы,   — аралык

Тәэсир итешә торган коргылар потенциаль энергиясе:

 

Әдәбият үзгәртү

  • Г. 'т Хоофт, Калибровочные теории сил между элементарными частицами, «Успехи физических наук», 1981, т. 135, вып. 3, с.379. (перевод статьи из «Scientific American», June 1980, Vol. 242, p.90.)
  • Коноплева Н. П., Попов В. Н. Калибровочные поля. — М.: Атомиздат, 1972.
  • Славнов А. А., Фаддеев Л. Д. Введение в квантовую теорию калибровочных полей. — М.: Наука, 1978. — 238 с.
  • Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 1. Геометрия и классические поля. — М.: УРСС, 1996. — 224 с. — ISBN 5-88417-087-4.
  • Сарданашвили Г. А. Современные методы теории поля. 4. Геометрия и квантовые поля. — М.: УРСС, 2000. — 157 с. — ISBN 5-88417-221-4.