Эквадор

Көньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт


Эквадо́р (исп. Ecuador), рәсми атама Эквадо́р Җөмһүрияте́ (исп. República del Ecuador) – Көньяк Американың төньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Илнең исеме испан телендә экватор сүзен аңлата.

Эквадор
Байрак
Илтамга
Шигарь « Allah,Vətən və Azadlıq " Edit this on Wikidata
Башкала Кито
Халык саны 16 938 986 (2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 16 февраль 1840 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−05:00, UTC−06:00
Рәсми тел испан теле
География
Мәйдан 255,586.91 км²
Координатлар 1°S 78°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 106 166 миллион US$ (2021), 115 049 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге АКШ доллары
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.542 (2014)[2]
КПҮИ 0.740 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 76.327 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 47.3 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 120 вольт[7]
Телефон коды +593
ISO 3166-1 коды EC
ХОК коды ECU
Интернет домены .ec


Көнбатышта Эквадор Тын океан белән юыла, төньякта Колумбия белән чиктәш, көнчыгышта һәм көньякта Перу белән чиктәш. Эквадор составына Галапагос утраулары керә.

География үзгәртү

 

Эквадор төньякта Колумбия, көньякта вә көнчыгышта Перу белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла. Эквадор территориясе табигать ягыннан 3 өлешкә бүленә: Ориенте (тауалды тигезлекләр), Сьерра (Анд таулары) һәм Коста, ягъни "яр буе" (Анд таулары итәге һәм Гуаяс үзәнендәге түбәнлекләр). Сүнгән (Чимборасо — Эквадорның иң биек ноктасы, 6262 м) һәм хәрәкәттәге (Котопахи һ.б.) янартаулар бар.

Файдалы казылмалар: нефть, табигый газ, алтын, көмеш, күкерт, ташкүмер, марганис, бакыр һәм полиметалл рудалары. Климат Ориентеда экваториаль, Сьеррада тау-экваториаль, Костада субэкваториаль. Уртача айлык температура Китода (2800 м биеклектә) +13°С, көньякта +23°…+27°С. Еллык явым-төшемнәр саны 100 ммдан (көньякта) 6000 ммгача (Анд тауларының көнчыгыш битләүләрендә).

Эре елгалар: Гуаяс, Путумайо, Напо, Тигро. Территориясенең 75%ы урман (нигездә дымлы тропик урман). Урманнарда аю, ягуар, кыргый мәче, һ.б. сөт имезүчеләр яши. Елан, ташбака, варан, диңгез игуанасы, тимсах (крокодил), кошлар күп. Туфраклары көлсу-кызыл, тау-болын һәм аллювиаль.

Галапагос, Котопахи, Сангай һәм башка милли парклар бар.

Тарих үзгәртү

Эквадор территориясендә борынгыдан 16 гасыр башларына кадәр индей кабиләләре яшәгән. 15 гасыр азагында бу җирләрне инклар басып алган. 1526 елда Эквадор ярына испан конкистадорлары килеп җиттеләр. 1531—33 елларда Франсиско Писарро җитәкчелегендәге конкистадорлар экспедициясе Экавадор территориясен басып алды. 1540-елларда җирле халык испаннарга каршы гыйсъян күтәргән. 1563—1739 елларда Эквадор Кито ауденциясе буларак Перу вицекыйраллыгы, 1739—1822 елларда Яңа Гранада вицекыйраллыгы составында. 

1822 елда бәйсезлек игълан ителгән. 1830 елның майгача Кито вилаяте буларак Бөек Колумбия составында булган. 1830 елда мөстәкыйль дәүләткә әйләнгән.

1945 елдан БМО әгъзасы.

Халык үзгәртү

Халкының 71% метислар (европалылар һәм индейлар никахлашудан туган буыннар), монтубио (7,4%), афроэквадорлылар (7,2%) һәм индейлар (7%). Диндарларның күпчелеге католиклар. Халкының 62% шәһәрләрдә яши.

Диннәр үзгәртү

2012 елда Статистика һәм халык санын алу милли институты (INEC) халык күп яши торган шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында дини карашларны тикшерү үткәргән. Респондентларның 91,95 % ы диннәре бар, дип җавап биргән, 7,94 % ы үзләрен атеист дип, 0,11 % ы агностик дип билгеләгән. Дин тотучы төркемдә 80,4 % ы – католик диненә карый, 11,3 % ы ― протестантлар һәм 1,29 % ы ― Иегова шаһитлары. 6,96 % ы ― азчылык диннәр (Яһүд дине, Ислам, Бәһаи, Буддачылык һ. б.) тарафдары [8].

Административ бүленеш үзгәртү

 

Эквадор 24 вилаятькә бүленгән. Алар, үз нәүбәтендә, 199 кантунга бүленәләр.

  1. Асуай
  2. Боливар
  3. Каньяр
  4. Карчи
  5. Чимборасо
  6. Котопахи
  7. Эль-Оро
  8. Эсмеральдас
  9. Галапагос
  10. Гуаяс
  11. Имбабура
  12. Лоха
  13. Лос-Риос
  14. Манаби
  15. Морона-Сантьяго
  16. Напо
  17. Орельяна
  18. Пастаса
  19. Пичинча
  20. Санта-Элена
  21. Санто-Доминго-де-лос-Тсачилас
  22. Сукумбиос
  23. Тунгурауа
  24. Самора-Чинчипе

Дәүләт корылышы үзгәртү

Эквадор — җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1998 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, у 4 еллык мөддәткә сайлана; икенче мөддәткә сайлану мөмкин. Канун чыгучы хакимиятне Милли кәнгрис (берпулатлы парламент), башкарма хакимиятне президент һәм аның тарафыннан билгеләнә торган хөкүмәт гамәлгәа ашыра; президент хөкүмәт белән дә җитәчелек итә.

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. INEC presenta por primera vez estadísticas sobre religión