Әгъзамов Эдуард Лотфи улы (псевдонимы Эдуард Әгъзами; 5 ноябрь 1937 ел) — журналистика ветераны, язучы, 1961 елдан ССРБ Журналистлар берлеге, 1993 елдан Россия һәм Башкортстан Республикасының Язучылар союзлары әгъзасы (1993). Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Яңавыл шәһәре һәм районының мактаулы гражданы (1997) һәм Гали Чокрый исемендәге әдәби премиясе лауреаты (1999).

Эдуард Әгъзами
Туган 5 ноябрь 1937(1937-11-05) (86 яшь)
Дүртөйле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР[1]
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, язучы

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Лотфи улы Әгъзамов 1937 елның 5 ноябрендә Башкорт АССР (хәзер Башкортстан Республикасы) Дүртөйле районы Аргымак (хәзер Дүртөйле каласына карый) авылында туган. Урындагы 1-нче урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән «Шкапов» нефть һәм газ яткылыкларын үзләштерүдә катнаша. Ары Илеш районы халык судында бераз сәркатиб булып эшләп ала һәм 1959 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1963 елда бишенче курста укып йөргән егетне җөмһүрият иҗтимагый-сәяси гәзите «Кызыл таң»га эшкә чакыралар. Чирек гасырдан артыгракка сузылачак журналист хезмәтен ул редакциянең мөһим бүлектәренең берсендә әдәби хезмәткәр булып башлый. Бер елдан ул яңа гына шәһәр статусы алган Нефтекамага «Кызыл таң» гәзитенең республиканың төньяк-көнбатыш районнары буенча үз хәбәрче итеп билгеләнә һәм бу вазифада хаклы ялга чыкканчы эшли.

Эдуард Әгъзәмовның журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге «Хезмәт батырлыгы өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу сәбәпле» медале белән билгеләнгән. Аңа «БАССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул шулай ук |Яңавыл шәһәре һәм районының мактаулы гражданы[2], монда булдырылган Гали Чокрый исемендәге әдәби бүләк лауреаты.

Китаплары үзгәртү

  • Зәңгәр күлмәкле кыз: Хикәяләр. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1989.
  • Кавышу: Повесть, хикәяләр. — Уфа: Китап, 1993.
  • Тормыш — йөреш: Повестьлар, хикәяләр. — Уфа: Китап, 1997. (тат.)
  • Оҗмах почмагы: Повестьлар, хикәяләр, очерклар. — Уфа: Китап, 2004 (тат.)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 28 гыйнвар 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.) (Тикшерелгән 28 гыйнвар 2019)