Эдуард Черкашин ( 9 июль, 1936,Соловьевск (Амур өлкәсе) - 27 апрель, 2018, Пермь) - совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе.

Эдуард Черкашин
Туган 9 июль 1936(1936-07-09)
Соловьёвск[d], Тындинский район[d], Зейская область[d], Ерак Көнчыгыш крае[d], РСФСР, СССР
Үлгән 27 апрель 2018(2018-04-27) (81 яшь)
Пермь, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Эдуард Иванович Черкашин 1936 елның 9 июлендә Соловьевск бистәсендә (хәзерге - Амур өлкәсенең Тындинский районы) туган.

1959 елда Казан авиация институтын (белгечлеге: «авиация двигательләре һәм энергия җайланмалары», квалификациясе: «инженер-механик») һәм 1981 елда Мәскәү халык хуҗалыгы институтында квалификация күтәрү курсларын тәмамлый .

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1959-1983 - Я.Свердлов исемендәге Пермь моторлар төзү заводында эшли: бригадир, өлкән бригадир, начальник урынбасары,цех начальнигы;
  • 1974-1983 елларда директор урынбасары;
  • 1983-1986 - Пермь шәһәр башкарма комитеты рәисе;
  • 1986—1994 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директоры
  • 1994-1998 - башкарма директоры, "Пермь финанс һәм сәнәгать төркеме" АҖ вице-президенты;
  • 1998 - "Пермь урман сәнәгате» ААҖ директоры
  • 1998-2004 - Я.М.Свердлов исемендәге «Моторостроитель» җитештерү берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары
  • 2004-2009 елларда - тышкы кооперация буенча директор.
  • 2009 елның 9 гыйнварыннан - идарәче директорның урынбасары-җитештерү буенча директор..

11 чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

Ул 2018 елның 27 апрелендә үлә [1] .

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Халыклар дуслыгы ордены
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү