Эдита Пьеха, Эдита Станислав кызы Пьеха (рус. Эди́та Станисла́вовна Пье́ха, пол. Edyta Piecha, фр. Édith-Marie Pierha, 1937 елның 31 июле, Франция, О-де-Франс төбәге, Па-де-Кале департаменты, Ланс округы, Арн кантоны, Нуайе́ль-су-Ланс) — совет һәм РФ эстрада җырчысы, ССРБ халык артисты (1988). 1968 елдан ССРБ ватандашы.

Эдита Пьеха
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Эдит-Мари Пье́ха (фр. Édith-Marie Piecha)

Тулы исеме

Эди́та Станисла́вовна Пье́ха

Туу көне

31 июль 1937(1937-07-31) (86 яшь)

Туу урыны

Франция, Нуайе́ль-су-Ланс

Эшчәнлек еллары

1955 – х. в.

Дәүләт

Франция байрагы Франция
Польша байрагы Польша
ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

җырчы

Моң

контральто[d] һәм сопрано[d]

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Дружба» ВИА

Лейбллар

«Мелодия»

Бүләкләр

ССРБ халык артисты РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты

2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены Дуслык ордены (РФ) Халыклар дуслыгы ордены (Әфганстан) Хезмәтләр өчен Алтын Хач (Польша)
edyta.ru
Милләт

поляк

IMDb

ID 0701452

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 31 июлендә Франциянең О-де-Франс төбәге Па-де-Кале департаменты Ланс округы Арн кантоны Нуайе́ль-су-Ланс коммунасында поляк гаиләсендә туган. 1946 елда әнисе һәм үги әтисе белән Польшага кайта. Валбжих шәһәрендә педагогия лицеен тәмамлый. ССРБда укырга юллама белән, 1955 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетына укырга керә (1964 елда читтән торып тәмамлый). Ленинград дәүләт консерваториясе студентлары ансамбле җитәкчесе Александр Броневицкий Эдитаны ансамбльгә чакыра. 1956 елны каршылаган төндә, консерваториядә поляк композиторы Владислав Шпилманның «Autobus czerwony» (тат. Кызыл автобус) җырын «бис»ка дүрт мәртәбә башкарып, шәһәр күләмендә танылу ала, ансамбльның солисткасына әйләнә. 1956 елдан ансамбль «Дружба» исемен ала, 1957 елдан Ленконцертның һөнәри төркеме булып исәпләнә. «Дружба» ансамбле белән Польша, Чехословакия, Алмания, Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Куба, Гондурас, Боливия, Перу, Франция, Монголия, АКШ, Әфганстанда чыгышлар ясый.

20 ел әлеге ансамбльдә җырлаганнан соң, 1976 елда ире А. Броневицкий белән аерылыша, ансамбльдән китә һәм үзенә аерым төркем төзи (сәнгать җитәкчесе Григорий Клеймиц).

2015 елда телевидениедән җырчының тормышына һәм иҗатына нигезләнеп төшерелгән «Рожденная звездой» (тат. Йолдыз булып туган) нәфис фильмы күрсәтелә.

Дискография үзгәртү

Сайланган альбомнар үзгәртү

  • 1964 — Эдита Пьеха
  • 1965 — Эдита Пьеха
  • 1967 — Поет Эдита Пьеха
  • 1970 — Эдита Пьеха поет песни Александра Броневицкого
  • 1974 — Поет Эдита Пьеха
  • 1974 — Эдита Пьеха
  • 1980 — Эдита Пьеха
  • 1981 — Ни дня без песни
  • 1983 — Улыбнитесь, люди
  • 1986 — Почувствуй, догадайся, позови
  • 1987 — Моим друзьям
  • 1988 — Возвращайся к началу
  • 1994 — Я вас люблю
  • 1995 — Пьеха , Знакомая и Незнакомая
  • 2000 — Приди, любовь, приди
  • 2000 — Никогда любить не поздно
  • 2006 — Золотая Коллекция "Ретро
  • 2011 — Будем петь

Гаиләсе үзгәртү

Беренче ире (1956 — 1976 елларда) — композитор Александр Броневицкий (1931 — 1988). Кызлары артистка Илона Броневицкая (1961). Оныгы җырчы Стас Пьеха (Герулис, 1980).
Икенче ире (1976 — 1983 елларда) — йөгерешче Геннадий Шестаков (1944 — 1994).
Өченче ире (1994 — 2006 елларда) — РФ президенты администрациясе аналитик үзәге хезмәткәре Владимир Поляков (1938 — 2009).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Июль аенда кабынган йолдызлар. Эдита Пьеха. «Сөембикә», 2017 ел, июль, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү