Эва Секей (мадьярса  Székely Éva; 3 апрель 1927, Будапешт — 29 февраль 2020, Будапешт) — венгр йөзүчесе, 1952 елның Җәйге олимпия уеннарында 200 метрга брасс белән ярышта чемпион, 1956 елда Җәйге олимпия уеннарында көмеш призер[2][3].

Эва Секей
Туган 3 апрель 1927(1927-04-03)
Будапешт, Маҗарстан кыйраллыгы[d]
Үлгән 29 февраль 2020(2020-02-29)[1] (92 яшь)
Будапешт, Маҗарстан
Күмү урыны Фаркашрети[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Thomas Mann Gymnasium[d]
Һөнәре йөзүче, тренер, даруханәче
Җефет Дежё Дьярмати[d]
Балалар Andrea Gyarmati[d]

 Эва Секей Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Эва Секей 1927 елда Будапешт шәһәрендә туган[4][5]. 1936 елда ул йөзү белән шөгыльләнә башлый[6]. «Локомотив» спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый[7]. 1941 елда аны яһүд булуы аркасында командадан чыгаралар. 1944 елда Венгриядә Холокост башлана. Аның хатирәләре буенча, әтисе нацистларга аның йөзү буенча чемпион икәнлеген әйтеп коткара алган[8][9]. Эваны хезмәт батальонына җибәрәләр, әммә ул үтеп барган трамвайга сикереп менеп, кача[10]. Моннан соң ул гаиләсе белән ике комнатлы фатирда 43 кеше арасында яшеренә. Секей физик формасын тота, көненә 100 тапкыр 5 -се катка баскычтан менә һәм төшә[11]. 43 кешедән тик 10 кеше генә тере кала[12]. Секей су тубы уенчысы Дьярмати Дежега кияүгә чыга, ире соңыннан өч тапкыр олимпия чемпионы була. Аларның кызлары Андреа Дьярмати (1954) шулай ук йөзүче була һәм 1976 елда Җәйге олимпия уеннарында ике тапкыр призер була[13].

Секей 1948 елның Җәйге олимпия уеннарында катнаша[14][15]. 1952 елда Җәйге олимпия уеннарында Хельсинки шәһәрендә ул 200 м брасс ярышларда җиңүче була[16][17]. 1956 елда Җәйге олимпия уеннарында икенче урынны били. Ул үз карьерасында 10 дөнья рекорды, Венгриянең 101 рекордын куя һәм 68 милли дәрәҗә яулый[18]. 1957 елда гаиләсе белән АКШ-ка күченә, әммә киләсе елда Будапештка кире кайта[19].

Спорт карьерасы тәмамлангач, Секей тренер һәм фармацевт була. Аның укучылары арасында кызы да була. 1976 елда Секей дөнья йөзүенең Дан залына кертелә. 2004 елда аны ил тарихында бөек спортчыларның берсе дип атыйлар[20]. 3 автобиографиясен бастыра. Эва Секей 2020 елда Будапешт шәһәрендә 93 яшендә вафат була.

Библиография үзгәртү

  • 'Sírni csak a győztesnek szabad!, 1981
  • Jöttem, láttam... Vesztettem?, 1986
  • Megúsztam, 1989

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Gyász: elhunyt Székely Éva, a Nemzet Sportolója (Hungarian) // Nemzeti Sport Online — 2020. — ISSN 1418-1630
  2. Éva Székely(англ.). SportsReference.
  3. EVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame.
  4. Éva Székely(англ.)
  5. Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).
  6. Bull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.
  7. Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).
  8. Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).
  9. Bull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.
  10. Bull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.
  11. Jacov Sobovitz.Eva Szekely(англ.). Jewish Women's Archive.Дата обращения: 9 марта 2020.
  12. Holocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.
  13. Bull, AndyHolocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely.The Guardian(3 March 2020).Дата обращения: 4 марта 2020.
  14. Éva Székely(англ.). SportsReference.
  15. Марьяновская М.Пережившая Холокост олимпийская чемпионка скончалась в возрасте 92 лет. Stmegi(11.03.2020).
  16. Éva Székely(англ.).
  17. EVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame.
  18. EVA SZEKELY (HUN)(англ.). International Swimming Hall of Fame.
  19. Jacov Sobovitz.Eva Szekely(англ.). Jewish Women's Archive.Дата обращения: 9 марта 2020.
  20. Bull, Andy (3 March 2020). Holocaust survivor to Olympic gold: the remarkable life of Eva Szekely. The Guardian. 4 March 2020 тикшерелгән.