Эбба Магнусдоттер Браге (швед. Brahe Ebba Magnusdotter, 16 март 1596 ел, Ерел — 5 гыйнвар 1674 ел, Стокгольм) — Браге нәселеннән швед сараендагы патшага якын ханым.

Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 16 март 1596(1596-03-16)[3][4][2] яки 6 (16) март 1596
Туу урыны Lärjeholm[d], Швеция[2]
Үлем датасы 5 гыйнвар 1674(1674-01-05)[3][4][2] (77 яшь) яки 26 декабрь 1673 (5 гыйнвар 1674) (77 яшь)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция[2]
Җирләнгән урыны Veckholm Church[d][2]
Ата Магнус Браге[d][5][2]
Ана Брита Стенсдоттер Лейонхувуд[d][2][5]
Ире яки хатыны Якоб Понтуссон Делагарди[d][2]
Никахтан тыш партнёр Густав II Адольф[d][2]
Балалар Магнус Габриэль Делагарди[d][1][2], Аксель Юлиус Делагарди[d][1][2], Якоб Казимир Делагарди[d][2], Мария София Делагарди[d][2], Понтус Фредрик Делагарди[d][1][2], Эбба Маргарета Делагарди[d][5][2] һәм Кристина Катарина Делагарди[d][5][2]
Һөнәр төре фрейлина, хуҗа
Архивлары саклана Государственный архив Швеции[d]
Сурәтләнә Ebba Brahe (1596-1674), countess, maid of honour, married to count Jacob De la Gardie[d], Ebba Brahe (1596-1674) vid fönstret[d], Ebba Brahe (1596-1674) grevinna, hovfröken, gift med greve Jacob De la Gardie[d] һәм Q10478950?
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Эбба Браге Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Эбба король дротсы, граф Магнус Брагеның кызы булган. 1611 елда, әнисе үлгәннән соң, ул тол калган швед королевасы Кристинаның фрейлинасы булып китә. Ис киткеч матурлыкка ия булганлыктан, Эбба Браге яшь швед короле Густав II Адольфның йөрәген яулаган. Соңгысы шул дәрәҗәдә кызга гашыйк булган, үзенең 1613 елда язылган хатында, аның кызы белән никахка рөхсәт сорау максатында, ул карт граф белән очрашу үтенгән. Әммә патшабикә-ана бу бәйләнешкә кискен каршы чыккан.

Густав II Адольфка йогынты ясый алмаганлыктан, Эбба 1618 елда король маршалы, күренекле полководец Якоб Делагардига кияүгә чыга. Бу никахта ул 14 бала тудырган. Алар арасында иң билгелесе Магнус Габриэль Делагарди (1622-1686), патшабикә Кристинаның канцлеры һәм фавориты (XVIII гасырда ук киң таралган сүзләр буенча, ул Эбба белән король Густав II Адольфның улы булган).

Якоб Делагарди 1652 елда вафат була. Эбба моннан соң гаилә хуҗалыгы белән идарәлекне үз кулына ала һәм үзенең байлыгын күпкә арттыра. Ул берничә алпавыт биләмәсе сатып ала, 1667 елда Юхан Оксеншерн, Швециянең көчле канцлеры Аксель Оксеншернның улы, белән судлаша. Аның иң зур җир биләмәләренең һәркайсында тимер матдәнең зур яткылыклары ачылгач, Эбба Браге руда чыгару һәм металлургия белән уңышлы шөгыльләнә һәм үзенең капиталын тагын да арттыра.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ragnar Sjöberg hennes Christina Drottning samtid och (her contemporarys Queen and Christina) Lars förlag Hökerbergs, 1925 Stockholm sid. 101-102