Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең Польша явы (17—29.09.1939) — Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең 1921 елның Рига килешүе нәтиҗәсендә Польша составына кергән көнбатыш өлкәләрендә һәм Вильно төбәгендә хәрби операциясе. Фактик рәвештә — һөҗүм итмәү турындагы килешүнең яшерен беркетмәсе буенча Польшаны ССРБ һәм Алмания арасында бүлү.

ЭККГ Польша явы
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы

Вермахт һәм Кызыл Гаскәр хезмәткәрләре. Люблин, 22 сентябрь 1939
Дата

1729 сентябрь 1939

Урын

Польша

Нәтиҗә

Совет гаскәренең җиңүе
алман-совет чигенең барлыкка килүе

Көндәшләр
ССРБ ССРБ Польша Польша
Сәргаскәрләр
Климент Ворошилов

Борис Шапошников
Михаил Ковалёв
Семён Тимошенко
Семён Кривошеин
Василий Чуйков

Эдвард Рыдз-Смиглы
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Операция нәтиҗәсендә Көнбатыш Украина җирләре Украин ССРына, Көнбатыш Белаурсия җирләре Беларус ССРына кушылган, Вильно төбәге, «Литва Җөмһүриятенә Вильно шәһәрен һәм Вильно өлкәсен тапшыру вә Советлар Берлеге һәм Литва арасында үзара ярдәм турында» килешүе нигезендә Литвага тапшырыла. ССРБ территориясе 196 мең км²га киңәйгән (Польша җирләренең 50,4% өлеше), халык саны исә 13 млн кешегә арткан.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү