Шәрәфетдин Хәмитов

Шәрәфетдин Хәмитов, Шәрәфи-бай – беренче гилдия сәүдәгәре, меценат.

Шәрәфетдин Хәмитов
Туган 1864
Бөре өязе, Уфа губернасы, Борай авылы
Үлгән билгесез
билгесез
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
Кытай байрагы
Һөнәре сәүдәгәр, хәйрияче

Тормышы юлы үзгәртү

 
Борайның Шәрәфи-бай 1914 елда төзи башлаган мәчете

1917 елда Шәрәфи-бай 53 яшьтә була. Аның мөлкәтендә 1 ярма яру машинасы, 3 тегермән, 1 икмәк пристане торган.

XX гасыр башында Шәрәфи-бай Борайда мәчетләр, кибетләр салган. Соңгы елларга кадәр Шәрәфи байның өендә Борай районының музыка мәктәбе урнашкан иде. Хәзер дә борайлылар кайчандыр монда яшәгән һәм биредәге халыкның тормышын үзгәрткән Шәрәфи турында онытмыйлар.

1918 елның мартында Борай волостен крестьяннар кораллы восстаниесе чолгап ала. Аларны Дүртөйледән Сәхипзадә Мәкъсүтов ћәм Борайдан Шәрәфетдин Хәмитов җитәкли. Бу икәү Борай волосте халкын большевикларга каршы көрәшкә чакыра. Март урталарында баш күтәрүчеләр ил үзәгенә җибәрергә әзерләнгән ярты миллион пот икмәкне кулга төшерә. 27 мартка каршы төндә Уфадан килгән Кызыл Армия отряды Борайны чолгап ала һәм Совет властен торгыза[2]. Шәрәфетдин Хәмитов гаиләсе белән башта Себергә, аннары Кытайга эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Әсма Әмирхан кызы (1893нче елгы).

Уллары: 1910 елгы Мөхәммәтдин. 1917 елгы улы Габдрахман Сакмари 60нчы елларда Америкага күчеп, анда механик булып хезмәт итә, Наил һәм Наилә исемле балалар үстергән. 1922 елгы энесе Насретдин Шәрәфи улын 1945 елны советлар СССР террриториясенә алып китәләр, ул анда эзсез югала.

Сеңелләре Сатика Бичури (1925 елгы) Истанбулда яши. Сатиканың улы Фәрит Бичури – Төркиядә, кызы Фәридә Хәмит Финляндиядә тора.[3]

«Шәрәфи-бай мәчете» үзгәртү

1914 елда шәрәфи-бай Борайда мәчет төзелешен башлый, ләкин сугыш башлану төзелешне туктата. Төзелеп бетмәгән мәчет бинасы бик зур булган — буе 20 һәм иңе 10 метр. Биек стеналары да кирпечтән 70 сантиметр калынлыкта эшләнгән һәм төрлечә бизәлгән булган. Биеклеге ике, киңлеге бер метрлы тәрәзәләре дә бик зәвыклы. 1932 елга кадәр мәчеткә беркем дә кул тидерми, Ислам динендә тәрбияләнгән кешеләр аның түбәсен ябып хуҗалык эшләренә кулланырга базмый. Шулай да сугыш алдыннан аны башта амбар, аннан китапханә һәм клуб ясыйлар.

2014 елда мәчет белән янәшә аракы кибете ачылуга каршы урам җыены узды[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Борай Шәрәфи улы Нью-Йоркта җирләнде.
  2. Үзе бер гүзәл җыр кебек туган ягыбыз — Борай!(үле сылтама) // Кызыл таң. 2012 ел. № 200. 20 октяб.
  3. http://www.azatliq.mobi/a/1498990.html Нью-Йоркта яшәүче Сакмарилар гаиләсе 92 яшьлек Габдрахман бабайны соңгы юлга озатты.
  4. Борайда хәмер сатучыларга каршы җыен үтте

Чыганаклар үзгәртү